Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча шәһәренең тарихи урынннары белән танышырга мөмкин

21 майда, Арча шәһәренең тарихи урынннары белән танышу максатыннан, велотөн чарасы уздыралар. Барлык теләүчеләр дә 21.00 сәгатьтә Арчаның үзәгендә җыелып, велосипедлар белән Иске шәһәрнең тарихи урыннарында була алачак.   Арча районы Мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә велотөннең маршрутын һәм максатын сөйләде. “Безнең Иске шәһәр дигән урын бар. Без шәһәрнең үзәгендә җыелачакбыз. Тарихи урыннарны җиткерүче булып җирле радиостанция булачак. Башка шәһәрләрдә дә велотөннәр оештырыла. Аларның радио белән эшләүләрен күздә тотып, без дә бу тәҗрибәне ясап карарга булдык”, – ди ул. Бу төндә Арчада барлыгы 6 урын аша узу каралган. "Без аны шәһәрнең үзәк мәйданында концерт программасы белән башлап җибәрергә уйлыйбыз. Үзәктән без шәһәрнең элеккеге ныгытмасына юнәләчәкбез. Анда Иске шәһәр турында сөйләгәннән соң юлны Арчаның этнография музееның Әдәбият бүлегенә юл тотачакбыз. Киләсе тукталыш булып Арча вокзалы булачак. Аннан соң без Арчаның “Казансу” паркында тукталачакбыз. Мондагы гүзәл урыннар белән танышканнан соң үзәккә кайту планлаштырыла”, – диде Рамил Мөхетдинов. Чараның максаты – Арча халкын сәламәт яшәү серләренә өйрәтү һәм шәһәрнең тарихи урыннары белән яшь буынны таныштыру, ди оештыручылар.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев