Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча сәнгать мәктәбендә "Сәйяр" республикакүләм театр фестиваленең зона туры узган

Бу хакта "Арча хәбәрләре" газетасы хәбәр итә.

Арча (Шушмабаш, Ашытбаш, Иске Кырлай мәктәпләре), Биектау, Саба, Теләче, Балтач районнарының мәктәп театр коллективлары үзара көч сынашты. Укучыларның һәр чыгышы ныклап әзерләнгән, соклангыч иде. Зиннур Хөснияр рәислегендәге мәртәбәле жюри членнарының эше бер дә җиңелләрдән булмады. Жюри тарафыннан һәрбер коллективның сәхнә бизәлеше, киемнәре, сәнгати әзерлеге югары бәяләнде, мактау грамоталары белән бүләкләнде. Ә иң-иңнәре 8 нче декабрь көнне Казанга, К. Тинчурин исемендәге театрга, финал ярышларына чакырылачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев