Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча районында олуг фикер иясе, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылды

Арча районы Ташкичү авылы төп мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге музей ачылды. Музейның 1818 елда Казан өязе (хәзерге Əтнә районы) Ябынчы авылында дөньяга килгән Шиһабетдин Мәрҗани хөрмәтенә Ташкичүдә ачылуы очраклы түгел - танылган шәхес өч яшеннән 1838 елга кадәр шушы авылда яшәгән, олуг гыйлемгә юл ярган - мәдрәсәдә белем алган, үзе шунда укыткан. Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе дә шушы авылда имам вазифасын башкарган. Нәкъ менә ислам буенча гыйлемен бабасы һәм әтисе китапханәсе аша туплап, 20 яшендә Бохарага чыгып китүе мәгълүм. Музей "Таттелеком" җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин булышлыгы белән ачылган. Гомумән, әлеге оешма 2018 елны үз компаниясе өчен Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан иткән. Чөнки киләсе елга бөек мәгърифәтченең тууына 200 булуы билгеләп үтеләчәк. "Бу тарихи бәйрәмгә күптән әзерләндек. Зур эш башкарылды. Болар барысы да тарихи үткәнебезне онытмау һәм милләтебезнең киләчәге өчен эшләнә. Шиһабетдин Мәрҗанине онытмаган татарның теле дә, фикере дә юкка чыкмас, - диде Лотфулла Шәфигуллин. - Мәрҗани чын мәгънәсендә бөек галим, татарның беренче кешесе булырга лаеклы шәхес. Аны чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Кызганыч, әле без тулысынча әлеге шәхесебезне өйрәнеп бетерә алганыбыз юк. Хәтта Казаныбызда аның музее да, һәйкәле дә юк. Шуңа да әлеге вакыйга Ташкичү авылы гына түгел, Татарстан, гомумән, татар дөньясы өчен дә зур вакыйга". Музей ачылышы тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифасын башкаручы Рафис Борһанов, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, дин әһелләре, язучылар һәм башка рәсми затлар катнашты. “Кешенең дөньяга карашы һәм аның әйләнә-тирәне күзаллавына мәктәптә нигез салына. Шуңа да бу музейны булдыру өчен иң кулай урын”, – дип билгеләп үтте Татарстанның мәгариф һәм фән министры вазифаларын башкаручы Рафис Борһанов. Тантана алдыннан кунаклар мәктәп ишегалдында Шиһабетдин Мәрҗани һәм язучы Мәхмүт Галәү хөрәтенә сафка бастырылган мемориаль комплекска чәчәкләр куйды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2018 ел республикада дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани елы буларак игълан ителде.
Фәрит Салихов, Татар информ
фото: Александр Эшкинин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев