Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча педагогика көллиятендә Рифә Рахманның иҗат кичәсе узды (ФОТО)

Әйе, ул нәкъ җил кебек чая, җитез, ярсу, хәтта бераз гына дуамал да. Коңгырт-кара күзле, чем-кара чәчле, шуклыгы белән кайчак егетләрне дә уздырып җибәрә алган бу кызны уку йорты хәтерли әле. Үзе дә онытмаган, сагына, күрәсең! Юкса, 55 яшьлек юбилей тантанасын көллияттә үзенең остазлары белән берлектә үткәрмәс иде.  Бүген ул янә кадерле кунак:  төпле белем һәм иҗатына юллама биргән көллияткә танылган шагыйрә, прозаик, публицист һәм галимә Рифә Рахман буларак кайткан! Үзе белән күпме дусларын, хезмәттәшләрен, каләмдәшләрен дә алып килгән. Кайчандыр аңа белем биргән укытучылар – хөрмәтле ветераннарыбызга да урын түрдән.  Алар күңелендә бүген дә ул нәкъ шундый ук шук, шаян, чытлык бер кыз. Әнә көллиятнең элеккеге директоры, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Арча районының шәрәфле гражданы, Россиянең “Иң күренекле кешеләр” китабына кертелгән шәхес – Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы бүген үтә бер гоурлык һәм егетләрчә җитезлек белән сәхнә түренә ашыга: –    Хөрмәтле кунаклар, студентлар, укытучының бәхете –мактаулы исемнәрдә түгел, ә үзе укыткан укучыларының хөрмәтендә. Рифә, сеңлем, безне онытмыйча, олылап, үзеңнең юбилееңа чакыруың өчен зур рәхмәт сиңа. Без, ветераннар, бүген көллияткә шатланып, горурланып килдек. Синең иҗатың белән кызыксынып барабыз һәм  уңышларыңа сөенәбез, – ди ул, аталарча бер ягымлылык белән. Бәйрәмәнә шундый күңел түреннән чыккан котлаулар һәм кадерле истәлекләр, берсеннән-берсе матур шигырьләр, моңлы җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды. Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рәмис Аймәт аның бер төн эчендә тулы бер китап язарлык талантына сокланса,  Татарстан Фәннәр Академиясенең  Г.Ибраһимов исемендәге Тел, Әдәбият, Сәнгать институты директоры урынбасары филолология фәннәре кандидаты Хисамов Олег Ришатович «Татар әдәбияты тарихы» томлыкларын, “Тукай энциклопедиясе”нең үз вакытында бастырып чыгарылуында да Рифә ханымның  тырышлыгы зур булуын билгеләде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Рифә Рахманны телебез сакчысы, милләтебез өчен  җан атып яшәүче дип бәяләп, конгресс медален тапшырды. Казан дәүләт, соңрак федераль университетында бергә эшләгән хезмәттәшләре, Р. Рахманның доцент буларак эшләгән елларын сагынып искә алып, аның, чын мәгънәсендә,  милли рухлы, зирәк мөгаллим булуы турында әйттеләр.  Бу елларны мин үзем дә яхшы хәтерлим әле. Рифә апа (без, яңа гына авылдан килгән беренче курс студентлары, аңа яртып нәкъ әнә шулай дәшә идек) безнең күңелләрдә ХХ йөз башы әдәбияты, аеруча, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Ш.Камал иҗатына мәхәббәт уяткан кеше. Аның, бернинди китап-дәфтәрләргә карамый, яңгыравык тавыш белән лекция сөйләве;  язып кулларыбыз талганны сизеп, үтә хисләнеп, шигырь укуы, кулларыбызны гына түгел, җаннарыбызны да ял иттерә иде. Гомумән, Р. Рахман табигый талантка ия кеше. Бу турыда аның  кыю һәм туры  фикерле публицистик язмалары да сөйли. Кичәдә катнашкан “Идел” журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Р.Р. Сабиров та,  аның бу сәләтен билгеләп, кайчакта каләмдәшенең куркынычсызлыгы өчен борчылуын белдерде. Сәхнәдәянә безнекеләр, монысы – Арча педагогия училищесында Р.Рахман белән бер заманда укыган  Татарстан Фәннәр академиясенең тарих фәннәре кандидаты Рәшит Галләм. Галим Рифәдәге үткенлекнең туган ягы Мәмәширдән килүен тарихи күзәтүләре белән дәлилләп бирде: анда усал халык яши, бирегә көчләп чукындыру максаты белән килгән поплар да авылның икенче очына исән килеш чыга алмаган, ди ул. Тарихи фактларга, Рифә белән бергә булган кызыклы истәлекләр кушылды. Соңыннан галим, саклык белән куен кесәсеннән кубыз тартып чыгарып, халык көйләренә тезмә сызды. Әйе, юбилейдагы бүләкләр затлылыгы белән түгел, зыялылыгы белән, ә котлау-истәлекләр гадилеге, сафлыгы белән кыйммәт бәяләнде. Көллиятебез директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы сүзләре белән әйткәндә, Г.Тукай исемен горур йөртүче көллиятебез өчен дә бу кичәнең тәрбияви кыйммәте зур булды. Уку йорты үзенең традицияләренә һәрчак тугрылык саклый.  Көллиятебездә еш үткәрелүче мондый чаралар, һичшиксез, безгә буыннар бәйләнешен сакларга, булачак педагогларның әхлакый йөзен тәрбияләргә ярдәм итәчәк.  
                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           Әлфия Төхфәтуллина, Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев