Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арча егетләре сынатмый!

Арча районы Наласа мәктәбе базасында көрәш буенча төбәк беренчелеге бәйгесе узды. Районның 15 мәктәбеннән килгән 2004-2005 елгы 72 үсмер көрәшче “Игенче” ширкәте призына тугыз төрле үлчәү авырлыгында көч сынашты, дип хәбәр итте бүген “Арча хәбәрләре” газетасы.

Җиңүчеләр һәм призлы урыннар яулаучылар медальләр, грамотлалар һәм бәйгенең иганәчесе – “Игенче” ширкәте җитәкчесе Илнар Гайнетдиновның акчалата бүләгенә ия булды. Шулай ук ярышның иң яшь катнашучылары – Рафил Абдулзалиев (Арчаның 3 нче мәктәбе) белән Әмир Минһаҗевка (Иске Чүриле балалар бакчасы) да иганәче бүләге тапшырылды.

Командалар арасында Арчаның 3 нче мәктәбе җиңүче дип игълан ителде, Шушмабаш белән Курса Почмак мәктәпләре 2 нче, 3 нче урыннарны бүлеште.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев