Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апрель аеннан социаль һәм дәүләт пенсияләре артачак

1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсияләре 2,9 процентка индексацияләнә. Бу хакта Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр итә. Дәүләт пенсиясен алучы хәрбиләрнең, радиация яки техноген һәлакәтләрдә зыян күрүчеләрнең, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Ленинград боҗрасында яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, космонавтларның, шулай ук хәрби хезмәттә һәм Чернобыльдә һәлак булганнарның эшкә яраксыз гаилә әгъзаларының пенсияләре артачак. Татарстанда шушындый пенсия алучылар саны - 81 мең кеше. Социаль пенсияне Татарстанда 78 меңнән артык кеше ала. Әлеге очракта индексация пенсионерның эшләү-эшләмәвенә бәйле булмаячак. Ягъни һәр кешенең пенсиясе 2,9 процентка индексацияләнә. Татарстанда 2018 елның 1 гыйнварыннан уртача пенсия күләме 8 мең сумнан артык. 1нче апрелдән социаль пенсиянең уртача күләме 9 мең 62 сум булачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев