Апаста язучы Садри Җәләлнең тууына 125 ел уңаеннан "Якташыбыз..." дип аталган кичә оештырыла

Язучы-прозаик, тәрҗемәче, публицист Садри Җәләлнең тууына - 125 ел. Шул уңайдан Апас үзәк китапханәсе 27 октябрьдә сәгать көндезге 2дә “Якташыбыз...” дип аталган кичә оештыра. Килегез, көтеп калабыз, дип, Апас үзәк китапханәсе районның “Йолдыз” газетасы аша мөрәҗәгать итте.

Белешмә өчен (sptatar.ru ТР Язучылар берлеге сайтыннан). Садри Җәләл (Садретдин Хәйретдин улы Вәлидев) 1891 елда элеккеге Казан губернасының Тәтеш өязе Ильин-Шонгут волостена кергән (хәзерге Татарстан Республикасының Апас районы) Апас авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән. Башлангыч белемне авылда үз атасыннан ала, аннары Казан мәдрәсәләренең берсендә һәм 1906–1910 елларны атаклы «Буби» мәдрәсәсендә укый. Мәдрәсәне тәмамлап, берникадәр вакыт Идел буе, Кырым шәһәрләрендә төрле сезонлы эшләрдә тамак ялгар өчен эшләп йөргәннән соң, үзлегеннән әзерләнеп, 1911 елда Казандагы Учительская школага укырга керә һәм 1915 елда аны уңышлы тәмамлап чыга. Шул елны солдат хезмәтенә алынып, 1916–1917 елларда хәрби мәктәптә укый. Октябрь инкыйлабыннан соң, Колчак армиясендәге хәрби хезмәттән качып, туган авылы Апаска кайта һәм күпмедер вакыт яшеренеп яшәргә мәҗбүр була. 1918 елның җәеннән башлап ул – халык мәгарифе һәм көндәлек матбугат хезмәткәре: әүвәл Татарстанның Арча кантонында укытучылар хәзерләү курсларында укыта, ә 1919–1926 елларда Казанда нәшер ителгән газета-журналлар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1927 елдан алып 1931 елның язына кадәр Казандагы татар рабфагында һәм сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Шуның белән Садри Җәләлнең иҗат һәм ирекле хезмәт биографиясе тәмам була. Чөнки 1931 елның 6 маенда ул хастаханәдә вакытлыча дәваланып яткан җиреннән кулга алына. Шул ук көнне туганнан туган абыйсы, татарның күренекле тәнкыйтьчесе, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме Җамал Вәлиди дә кулга алына. Алар, гадәттәгечә, милләтчелектә һәм Совет хакимиятенә каршы яшерен эшләр алып баруда гаепләнә.

1932 елның 11 маенда, ягъни бер ел төрмәдә кыйнау һәм сорау алулар белән газаплаганнан соң, совет ОГПУының махсус коллегиясе үзенең ябык утырышында абыйлы-энеле ике туганны 5 елга ирекләреннән мәхрүм итеп, физик хезмәт белән «төзәтү» концлагерена – Ак диңгез – Балтыйк каналы төзелешенә җибәрергә дигән карар чыгара. Җ.Вәлиди кыйнау, җәберләүләрдән төрмәдә үлеп кала, ә Садри Җәләл, хөкем мөддәтен тутырып, 1935 елны Казанга әйләнеп кайта һәм берникадәр вакыт сукырлар җәмгыятендә, аннан травматология институтында массажчы булып эшләп йөри. Ләкин аңа иректә озак юанырга туры килми: 1937 елгы «зур террор» чорында кабат кулга алынып, Казанның Пләтән төрмәсенә ябыла. Сәламәтлеге болай да соңгы чиккә җиткән әдип төрмә шартларында бөтенләй аяктан егыла – бик каты авырый башлый. Шуннан аны гаиләсе янына кайтаралар. Әмма гаиләсе тәрбиясендә озак яши алмый: 1943 елның 29 июлендә 52нче яшендә вафат була, Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына җирләнә. С.Җәләлнең әдәби, публицистик һәм тәрҗемә мирасы шактый зур. Ул – 40лап хикәя, күп санлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре, тәрҗемә китаплары авторы. Аның беренче хикәяләре 1913–1914 елларда Казандагы «Ак юл», «Аң» журналларында басыла. Шул ук чорда үзенең «Дим буенда» исемле атаклы лирик-романтик повестен яза. Беренче басмасы 1914 елда дөнья күрә, аннан соң да берничә мәртәбә аерым китап булып басыла, эчтәлеге буенча XIX гасыр татар морзалары тормышына бәйләп, сюжеты романтик мәхәббәт коллизияләренә корылган бу әсәр заманында укучылар арасында зур популярлык казана, бер үк вакытта егерменче еллар тәнкыйтендә төрле теоретик бәхәсләр тууга да сәбәп була.

1917 елгы инкыйлабтан соң, егерменче еллар дәвамында, Садри Җәләл «Кадерле кунаклар», «Иртә белән», «Кызыл солдатның хатирә дәфтәреннән», «Егет һаман күренми иде» кебек хикәя һәм нәсерләрендә, үзе яшәгән чор вакыйгаларын үзәккә алып, төрле катлау кешеләренең – кызыл сугышчыларның, авыл игенчеләренең лирик образларын гәүдәләндерергә омтыла. «Бөти», «Атып калганчы ятып кал», «Ахыр заман хикәясе» һәм «Чаян» журналында басылган башка хикәя һәм фельетоннарында исә язучы, юмор-сатира чараларына мөрәҗәгать итеп, табигый тәртибе бозылган тормыштагы һәм кешеләр гамәлендәге ямьсез күренешләрне тәнкыйть уты астына ала. Егерменче елларда көндәлек матбугатта катлаулы һәм каршылыклы иҗтимагый-сәяси тормышның һәм әдәбият-сәнгатьнең төрле мәсьәләләренә мөнәсәбәтен белдергән публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләреннән тыш, әдип тәрҗемә эшендә дә нәтиҗәле эшли. Ул Ф.Шиллерның «Вилһелм Телл» драмасын (1920), рус язучыларыннан П.Бессальконың «Катастрофа» («Һәлакәт», 1922–1923) исемле автобиографик романын, М.Горькийның «Макар Чудра», «Мальва», «Давыл кошы» хикәяләрен, Д.Фурмановның «Кызыл десант» (1930) повестен (бәянын) һәм Д.Мамин-Сибиряк, Дж.Лондон, Л.Карменнарның аерым хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аның шулай ук фәнни һәм тарихи әдәбияттан да күп кенә тәрҗемәләре бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: