Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апаста "Шома бас" фестивале узды

Ноябрь башында билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көненә Апас мәдәният йортында “Шома бас“ фестивале уздырылды. Биредә барлык авыл җирлекләреннән 24 бию коллективы, 400 кеше катнашты, дип хәбәр итте бүген әлеге районның "Йолдыз" газетасы.

Сәхнәгә чыккан һәр коллективның әзерлеге җитди булганы күренеп торды, чыгышлар исә бер-берсен кабатламады. Төрле милләт биюләре бер-берсен алмаштырып, җирлектә гомер иткән халыкларның күптөсмерлелеген чагылдырды. Сәхнә киемнәре дә зәвыклы, сокландыргыч иде.

Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногманов, сәхнә ветераны һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән фестиваль күңелдә җылы тәэсирләр калдырып, бер сулышта узып китте.

“Районыбызда сәләтле, тырыш, бердәмлекнең кадерен белүче халык яши. Бары тик бердәмлек булганда гына эшнең нәтиҗәсе күренә, хезмәттә дә, сәнгатьтә дә уңышларга ирешеп була”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Биючеләр арасында балаларны да, яшьләрне дә, яшьләрдән уздырып биюче өлкәннәрне дә бар иде. Мисал өчен, Олы Бакырчыдан Моталлаповлар гаиләләре белән чыгыш ясадылар. Зур Күккүз авыл җирлегеннән Халидә Хантимерова да яшьләрдән һич калышмады. Апас мәдәният йорты каршында оешкан “Грация“ төркеменең дә тәүге чыгышы алкышларга күмелде. Гомумән, бу көнне һәрбер бию төркеме тамашачыны җәлеп итте.

“Безнең чыгыш шулай ук үзенчәлекле иде. Икмәк кадерен, аның өстәлгә нинди юллар белән килүен чагылдырырга тырыштык. Чыгышыбыз аша хезмәт кешесенә дан җырладык. Чыгышларны сокланып карадык. Чөнки аларның һәрберсенә күпме хезмәт салынган”, – диде Болынбалыкчы мәдәният йортыннан Ләйсән Җәләлиева.

Фестиваль төрле илләр буйлап сәяхәт иттерде, төрле милләт халыклары белән очраштырды, дуслык-татулыкка өндәде, диелә Апас районы газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев