Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апаста иң озын толымлы кызны эзлиләр

Кызлар элек-электән чибәрлекләре, тыйнак-уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Хатын-кызларның матурлыгы, хәтта акыл дәрәҗәсе озын чәч толымнары белән үлчәнгән. Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә ихтирамга лаек. Бармы икән озын чәч толымнары үстереп, аның белән горурланучылар?

Җәмгыятькә шундый сорау ташлап, Апас районының “Йолдыз“ газетасы үзенең www.apastovo.ru сайты аша "Чәчем озын - билемнән!" дигән исемдә конкурс игълан итте.

"Чәчегезнең озынлыгын күрсәткән фотоларны безгә юллагыз, иң озын толымлы Апас кызын бергәләп ачыкларбыз", - дип, газета редакциясе җиңүчеләрне чәчтарашка сертификатлар белән бүләкләргә вәгъдәләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев