Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас төбәгендә Шәүкәт Галиевка багышланган чаралар уза

30 ноябрьдә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Шәүкәт Галиевның туган ягы – Татарстанның Апас районында шагыйрьнең тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар узачак. 15.15 сәгатьтә – Шәүкәт Галиев бюстына чәчәкләр салу. 15.30 сәгатьтә – язмышы Апас төбәге шәхесләре белән тыгыз бәйле булган легендар татар язучысы Абдулла Алишка бюст ачу.(Билгеле булганча Абдулла Алиш исемендәге премияне беренче булып Шәүкәт Галиев алган). 16.30 сәгатьтә – Шәүкәт Галиевның Олы Бакырчы авылындагы музей – йортын карау 17.00 сәгатьтә – Олы Бакырчыдагы Шәүкәт Галиев исемендәге мәктәпне карау 18.00 сәгатьтә – Олы Бакырчы авылы Мәдәният йортында «Без Шәүкәт Галиев якташлары» дип аталган музыкаль кичә. Күренекле шагыйрь Шәүкәт Галиевка багышланган чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, язучылар Факил Сафин, Ленар Шәех, Рәшит Бәшәров, Әнәс Хәсәнов, Йолдыз Шәрапова, Фоат Галимуллин, Гөлзада Бәйрәмова, Асия Юнысова, Рәсимә Гарифуллина, Рифат Җамал, Хәбир Ибраһим, Рәдиф Сәгъди, Абдулла Алишның туганнары Азат Сункишев, Гөлшат Сункишева катнаша, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев