Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районында сугыш чоры балалары өчен Сабантуй бәйрәме үткәреләчәк

Апаста 5 майда сугыш чоры балалары өчен Сабан туе узачак. Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм сугыш чоры авырлыкларын кичергән буын хөрмәтенә уздырылучы Сабан туе быел җиденче ел оештырыла. Аңа әзерлек чаралары тулы куәтенә бара, дип яза район газетасы. Сабан туе аланлыгында чистарту, төзекләндерү эшләре белән беррәттән, мәдәни чараларның репетицияләре дә үтә. Биредә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укучылар аеруча актив катнаша. Сабан туе һәр елдагыча район үзәгендәге Батырлар Мемориал комплексы янында башланачак. Аннан сугыш чоры балаларын Сабантуй аланлыгына алып төшәләр. Көрәш, ат чабышлары, халык уеннары, концерт программасы, театральләшкән күренеш - барысы да өлкән буын өчен булачак.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев