Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районында "Каз өмәсе" бәйрәмен зурлап үткәрәчәкләр (исемлек)

Апас районы матбугат чараларының apastovo.ru сайты авыл мәдәният йортларында үтәсе "Каз өмәсе" бәйрәмнәре графигын бастырды. Аларның башлану вакыты төрле: 10, 11, 13 яки 14 сәгатьтә.

Исемлектә 22 торак пункт мәдәният йорты, клубы теркәлгән: 10 ноябрьдә “Каз өмәсе” бәйрәмен Акхуҗа белән Сатмыш авылында уздыралар, 16сы Ындырчы белән Шәмбалыкчыда, 17се Болынбалыкчы белән Биештә, 21е Каратун белән Дәвештә, 23е Урта Балтай һәм Бакырчы авылларында, 24 ноябрьдә Кызыл Тау белән Тутайда, 25е Чирмешән белән Куштавылыда, 28е исә Йомралы, Ишәй һәм Чүрибурашта, 29ы Күккүз белән Татар Черкене, 30ы Әлмәндәр белән Болгаерда була. Татар халкының шушы төбәкне әйләнгән Каз өмәсе бәйрәме 4 декабрьдә сәгать 10да Апас районы мәдәният йортында бәйрәм ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев