Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районы укучысының "Welcom to Kokuzy" проекты VII республикакүләм конкурста җиңү яулады

25 ноябрь көнне Казанда VII республикакүләм «Путешествие к истокам» конкурсының җинүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Әлеге тантанада Зур Күккүз урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Александра Иванова "Welcom to Kokuzy" инновацион проект эше белән катнашып, I нче дәрәҗә дипломга һәм истәлекле бүләкләргэ лаек булды. Бу хакта "Йолдыз" газетасы хәбәр итә.

Александраның проект эшендә һәм презентациясендә районыбызның бай тарихы, үзенчәлекле гузәл табигате күпмилләтле тырыш халкы яшәвенә, район туристлар кабул итә алуына куп мисаллар китерелде.

- Проект эшләре белән шөгыльләнүне мин сыйныф җитәкчем Фәридә Гыйззәтуллина кысыксындыруы буенча башладым. Сыйныфтан тыш сәгатьләрдә без фән, мәдәният, экологиягә багышланган төрле кызыклы материаллар, фотосурәтләр, видеоязмалар туплыйбыз. Әзер проект эшләр белән төрле республикакүләм конкурсларда катнашабыз. Мин буген җиңүче булуыма бик шат, -ди Александра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев