Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районы олы йөрәкле кызы Илүзә Гәрәевага күкрәк билгесе тапшырылган

Апас районы Кече Күккүз авылы кызы Илүзә Гәрәева урын өстендә ятучы дәү әнисен тәрбияли. Үзе кечкенә генә һәм бик яшь булуына карамастан, олы йөрәкле, изге күңелле кызчык район җитәкчелеге тарафыннан Бөтенроссия “Кайнар йөрәкләр“ бәйгесенә тәкъдим ителде. Илүзә республикада җиңү яулап, Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасында катнашты, дип яза районның "Йолдыз" газетасы. Татарстан Республикасыннан ул бердәнбер кеше иде. Аңа күкрәк билгесе һәм кыйммәтле бүләк – планшет тапшырылды. Шулай ук аның исеме “Кайнар йөрәк – 2017“ китабында урын алды. Биредә фотосурәте белән Илүзә турындагы язма да бар. – Россия Федерациясенең 85 төбәктән килгән яшьләр арасында мин дә булу зур шатлык. Үземнән артык дәү әнием сөенде. Бүләкләү тантанасына укытучым Фәнзилә апа Миңнуллина белән бардым. Бер генә минутыбыз да бушка узмады. Төрле истәлекле һәм тарихи урыннарга сәяхәт, күңел ачу чаралары, матбугат конференцияләре берсен-берсе алмаштырып кына торды. Мәңге истә калырлык чара булды бу. Рәхмәт әлеге чарага мине җибәрүчеләргә, минем тырышлыгымны бәяләүчеләргә, – ди Илүзә. Әлеге бәйгедә 23 яшькә кадәрле балалар һәм яшьләр катнаша. 132 лауреат арасында үз тормышларын куркыныч астына куеп, кеше гомерен саклап калучылар, авыр тормыш хәлләрен нәни йөрәкләреннән уздыручылар, мәрхәмәтле, олы җанлы балалар бар. Батырлык үрнәге булган кечкенә геройлар арасында Илүзә Гәрәева да булуы күпләр өчен горурлык, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев