Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районының "Нәҗиб" мәчете балалар бакчаларына бүләкләр өләшкән

Апас районы Заготзерно бистәсендә 2009 нчы елдан бирле эшләп килүче “Нәҗиб” мәчетендә дини белем алучылар өчен барлык уңайлылыклар да булдырылды. Мәчет таләпләренә туры килерлек итеп яңа келәмнәр җәелде. Шулай ук турыдан-туры 32 дини каналлар карый торган антенна-приставка куелды, радио микрофон эшләп тора, дип яза районың "Йолдыз" газетасы. – Приставканы “Татавтодор”ның Апас бүлекчәсе оешмасы, ә радиомикрофонны МТК “Ак Барс” оешмасы бүләк итте. Аларга барлык дин кардәшләребез исеменнән олы рәхмәтебезне белдерәбез, - диде мәчетнең имам хатибы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев. “Нәҗиб” мәчете исеменнән “Ләйсән”, “Гөлчәчәк” балалар бакчаларына, “Алтын алка” боз сараена келәмнәр бүләк ителде. Бүләкләрне “Нәҗиб” мәчете имам- хатибы Гыйльфан хәзрәт Гыймадиев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина тапшырдылар. Җитәкчеләр, тәрбиячеләр, балалар, әти-әниләр чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев