Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас районы Борнаш урта мәктәбенең хәзер үз фонтаны бар!

Апас районы Борнаш авылы урта мәктәбе укытучылар һәм укучылар коллективы Белем бәйрәмен күтәренке кәеф белән үткәрде. Бу көнне мәктәп ишегалдында хәтта фонтан ачылды, дип хәбәр итте apastovo.ru сайты.

Борнаш урта мәктәбенә 3 бала 1нче класска укырга керде. Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Лилия Сәгъдиева, районның юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе җитәкчесе Румбик Гәрәев катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев