Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апас халык театры Казанда Туфан Миңнуллинның "Нәзер" әсәрен сәхнәләштерәчәк

Район мәдәният йорты каршында оешкан, тарихта 45 еллык эзе, бихисап яулаган үрләре булган халык театры коллективы кабат тамашачыны үзенә җәлеп итте, дип яза районның "Йолдыз газетасы". Алар Туфан Миңнуллинның "Нәзер" әсәрен сәхнәләштерделәр (режиссеры Гөлия Сәлахетдинова).

Альберт һәм Гөлия Сәлахетдиновларның, Земфира Мөхәммәтшина һәм Айрат Айтугановның сәхнәдәге осталыкларына сокланмый мөмкин түгел иде. Алкышлар, чәчәкләр, тамашачының җылы мөнәсәбәте аларга иҗат рухы өстәде. 8 ноябрьдә алар "Нәзер" спектакле белән театр коллективларының "Идел йорт" фестивале кысаларында Казанның Ленин исемендәге мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячаклар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев