Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Апанай мәчетендә тарих аша туган телгә, милли мираска, язма әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләячәкләр

4 декабрьдән Казан шәһәренең Апанай мәчете һәр атнаның дүшәмбе көнендә лекцияләр циклы башлап җибәрә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте. “Әлеге дәресләр циклының гомуми темасы – “Россиядә ислам тарихы”, - дип җиткерде Нияз хәзрәт Сабиров. - Проектның максаты – тарих аша туган телгә, милли мираска, язма әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү. Милли үзаң булса, телебезне өйрәнергә теләүчеләр артыр дигән теләктә калабыз”. Ислам тарихы буенча лекцияләрне тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев алып бара. Лекция 18.00 сәгатьтә башлана. Белешмә: Казанның Каюм Насыйри урамында урнашкан “Апанай” мәчете ике гасыр элек төзелгән. Ул патшабикә Екатерина II Казанда ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, 1768 елда салына. Иске татар бистәсенең күрке булган иман йорты 1930 елда ябылган. Еллар узу белән, аның манарасы, гөмбәзе җимерелә. 1995 елда тарихи мәчет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 660 нчы карары нигезендә мөселман мәхәлләсенә тапшырыла. Бинаны төзәтү эшләре башлана. Биредә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе факультеты ачыла. Мәчетнең торгызылуында, сакланып калуында Вәлиулла хәзрәтнең өлеше зур. 2000 елда ул “Россия мәдәнияте” программасына кертелә. 2003 елга кадәр, төзекләндерү эшләре башланганчы эшләп килә. Ун ел дәвамында мәчет Татарстан җитәкчелеге, тарихи корылмаларны саклау федераль программасы, аерым кешеләрнең хәйрия ярдәме белән төзекләндерелде. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Президент Рөстәм Миңнеханов булышлыгында, мәчетнең имам-хатыйбы, танылган дин әһелле, мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якупов тырышлыгы белән төзекләндерелгән мәчет 2011 елның декабрь аенда кабат ишекләрен ачты. Төзекләндерү эшләре 52 миллион сумга төшкән.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев