Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Аның хикәяләрен укыганда, ирексездән күзләргә яшь тыгыла" - Флүс Латыйфи язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин иҗаты турында

Авыл турында  сөй­ләгәндә, гадәттә, аның күркәм, үрнәк һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән кешеләрен искә аласың. Шулар арасында ил-көнгә танылган язучы-прозаик, хикәяче Мәгъсум Хуҗин (1930–2008) кебек язучылар да булса, горурланмый һич тә мөмкин түгел.

Мәгъсум абый соңгы вакытта туган авылына бик сирәк кайтса да, гомере буе аңа ашкынып яшәде. “Балам, авылда ни хәлләр бар?” – дип сораша иде. Соңгы тапкыр очрашканда, ул елга аша салынган яңа күперне күрәсе килүен әйтте. Тик авыл клубында үткәреләчәк очрашуга кайту һаман кичектерелеп килде. Әнә шулай без танылган авылдашыбызны аерым хөрмәтләмичә дә калдык бугай. Очрашу хакында сүз кузгаткач та, бик дулкынланды ул. Саллы хезмәтләре, җан җылыткыч хикәяләре белән дан казанган аксакал әдип авылдашларының зурлавыннан уңайсызланып та калды, ахрысы. Авылыбыз турында китапчык төзү уе белән бергәләп яндык без. Ни үкенеч, ул китапчык Мәгъсум абыйның вафатыннан соң бер ел үткәч кенә басылды. Ул авылыбызда борынгы мәчетнең кабат тергезелүенә бәйле вакыйга уңаеннан уйланган иде.

Бу көннәрдә кулыма танылган хикәяләр остасы Мәгъсум абый Хуҗин турында язылган истәлек-хатирәләр китабы килеп керде. Әдипләр тарафыннан әлеге басманың әзерләнүе хакында ишетеп белә идек инде. Каләмдәшләренең аңа шундый зур ихтирам күрсәтүләрен күреп тагы бер кат сөендек. Искиткеч шәп китап килеп чыккан. “Кеше күңеле – үзе бер кояш” хикәясе аша Мәгъсум абый туган авылы Тенекигә әдәби һәйкәл салса, бу китап яраткан әдибебезнең истәлегенә бюст куюга тиң булган. Китапның башыннан ахы­рына кадәр аның туган ягы – Тенеки авылы күренешләре белән бизәлеп баруы танылган хикәяченең күңел матурлыгын тасвирлый түгелме?! Гаҗәп бит, әлеге мәгълүм хикәясендә ул халкыбызның сөекле улы Тукайны Тенекигә алып кайта, көмешче-оста Нигъмәтҗан об­­разы аша көмешчелек ди­гән һөнәр белән таныштыра. “Әйе, Тенеки авылыннан, көмешчеләр авылыннан мин. Әйе,  боларны үзем койдым-яса­дым. ...Шушы һөнәр белән көн итәбез. Ямьләнү әйберләре  ясау һөнәрен җир иясе кешеләре дә белә.  Алар кыш айларында гына, өязгә чыгып, көмеш эше белән йөриләр”, - дип яза әдип Тукайны көмешче карт белән таныштырганда.

Аның  әнә шулай һәрбер әсәреннән туган як җылысы килә. Алай гына да түгел, ул әсәрләрендә һәрбер кешене кендек каны тамган җирнең кадерен белергә, туган җирне олыларга өйрәтә.  Мәгъсум абый Хуҗинның гомер мизгелләре, төрле редакцияләрдә эшләгән вакытлары, каләмдәшләре белән аралашуы бер җепкә тезелеп күз алдына килеп баса. Баксаң, аның бәяләп һәм сынап әйткән һәрбер сүзе безнең өчен бик кадерле булган икән бит. Китапны төзүче Ләбиб Лерон да яраткан остазы хакында җыентык әзерләргә, аның исемен әнә шулай мәңгеләштерергә күп­тән уй-теләкләре булуын әйтте. “Мәгъсум абый турында истәлекләрне бер туплап бирәсе килгән иде. Без бит исән чакта кешене кадерләп тә бетерә алмыйбыз. Кайбер бөек шәхесләребез күләгәдә дә кала. Мәгъсум абый миңа ышана иде, китап чыгарганда бер тапкыр төшемә дә кермәде. Риза булып калгандыр. Әдәбият мәйданында ул күпләребезне аталарча кайгыртып яшәде. Хатирәләр, чыннан да, бер-берсен тулыландырып килә”, – дип сөйли китапны төзүче шагыйрь.

Истәлекле җыентыкта хикәяләр остасын күп кенә язучылар, шагыйрьләр искә алган. Һәрберсенең Мәгъсум абыйга булган күңел җылысын язып бетереп тә булмас. Әмма аларның ихлас фикерләре, олпат әдипне сагынулары һәрбер язмада ачык күренә.

Мәгъсум абый Хуҗинның үзенең дә “Оҗмах агачы”, “Бәрәңге чәчәге”, “Айның уты сүнгән” әсәрләре әлеге китапта урын алган. “Аның хикәяләрен укыганда, ирексездән күзләргә яшь тыгыла. Кемнедер кызганудан, чарасызлыктан түгел, ә бәлки язучы сурәтләгән үтә дә саф күңелле геройлар белән очрашу шатлыгыннан, арабызда шундый кешеләр булуны күрү сөенеченнән туган яшьләредер дә әле алар. Аның әсәрләрен укыгач, күңел сафланып кала, үзеңне ниндидер бер рәхәт дөньяда хис итә башлыйсың...” - дип яза Флүс Латыйфи. Бу сүзләргә нәрсә дә булса өстәп әйтү дә мөмкин түгел. Ул үзе дә шундый кеше иде бит. Дөнья куып түгел, тормышының нин­ди мизгелендә дә күңел дөньясының матурлыгы һәм рәхәтлеге белән бүлеште. Мәгъ­сум абый  әйткәнчә, тормыш мәшәкатьләрен бер минутка куеп, артка борылып карыйсы килә. Мөгаен, авылга кайтып килергә кирәктер.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев