Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ант итәр идегезме? (сораштыру)

Россия гражданлыгы алырга теләүчеләр рәсми рәвештә ант итәргә тиеш. Илдә яңа канун үз көченә керде. Аның нигезендә, Россия гражданины паспортын халык алдында тантаналы рәвештә тапшыра башлау да күздә тотыла. Антның текстын да раслаганнар. Яңа кагыйдә 18 яше тулмаганнарга һәм эшкә сәләтсез кешеләргә генә кагылмый. Әйтүләренә караганда, ант итү ул – иреклелек һәм җаваплылык билгесе. Сез ант итәр идегезме?   Раилә ГАЛИЕВА, мәдәният йорты хезмәткәре: – Безнең Әтнә районында 14 яшьтән паспорт тапшыру чарасы тантаналы рәвештә үтә. Паспорт алучы үсмерләргә аның ни өчен кирәклеге турында аңлаталар. Өл­кән буын кеше­ләре балаларга лаеклы Россия гражданнары бул­сын­нар дип теләкләрен тели. Ил каршында җаваплылык, намус ди­гән тө­шенчәләрне аңла­талар. Мондый чарага төрле буын кеше­ләре чакырыла. Барысы да паспорт алуның мөһимлеген әйтә­ләр. Минем уйлавымча, ант ит­терү – кирәк­ле эш. Өл­кән буын гына түгел, яшь­ләр дә мо­ның җаваплылыгын тойсын өчен, ант иттерү кирәк. Үз­ләренең хокукларын, Ватан алдындагы бурычларын аңларлар, алдан өй­рә­­нер­ләр иде. Фәнис КАМАЛ, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы: – Мондый антлар эчеп кенә ватанпәрвәрлек хисен тәр­бияләп булмый дип саныйм. Халык дәүләт каршында тантаналы рәвештә ант итәр урынына  дәү­ләт гражданлык алган кешегә үзе, хәзер сезгә яшәү өчен бөтен шартларны, бөтен мөмкин­лекләрне тудырам, дип гарантия бирсә һәм кәгазьдә языл­ганның барлык пункты да төгәл үтәлсә, хөрмәт һәм ватан­пәр­вәрлек шуннан башланыр иде. Кеше, менә ничек бит, ул дип горурланыр иде. Яңа кагый­дәләрнең эшкә сәләтсез кеше­ләргә кагылмавы да аңлашыл­мый. Сания ХӘЙРУЛЛИНА, лаеклы ялда (Кама Тамагы): – Аңлавымча, яңалык безнең илгә күченеп кайтып, биредә төпләнеп калырга теләүче чит ил вәкилләренә кагыла. Арабызда андыйлар бик күп бит хәзер. Моңарчы күбрәк кибет киштәсе артында очратырга мөмкин булса, хәзер ике күршенең берсе – чит ил вәкиле. Бәлки, ант иттерү бик дөрестер. Ватанга карата мәхәббәт, тугрылык көчле булган, законнар ярдәмендә идарә ителүче илдә яшәячәкләрен алдан ук белеп торсыннар. Закон бозу юлына басканчы, тагын бер кат яхшылап уйларлар. Бүген яшьләр арасында илгә тугрылык, аның мәдәнияте, тарихына карата хөрмәт хисен тәрбияләү дә җитми. Гомер буе Татарстаннан читтә укытучы булып эшләдем. Лаеклы ялга чыккач, туганнарым үзләре янына чакырып кайтарды. Татарстанда халык әйбәт яшәсен өчен күп нәрсә эшләнә. Әнә шуның кадерен белеп, горурланып яшәргә кирәк. Югыйсә кемнең  кем икәнен дә белмибез. Үзем дә ант итәргә риза. Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе: – Ант бирүне кирәк түгел дип саныйм.  Бу яңалык, бер яктан, ха­лыкның мөнәсәбәтен белү өчен, икенче яктан, җитмәгән ва­тан­пәрвәрлекне ясар өчен эш­ләнелә дип уйлыйм. Илдә ха­лыкның милләтен, телен юкка чыгару сәясәте бара. Кеше ватан­пәрвәр булсын дисәң, башта халыкны кимсетүдән туктарга ки­рәк. Рәсим НИЗАМОВ, җырчы: – Моның мәгънәсен бик үк аңлап бетермим. Минемчә, Ватанга мәхәббәт, илең, туган җи­реңә карата җаваплылык хисе гаиләдә, әти-әни янында тәр­бия­ләнә. Ант әйттереп кенә кешедән ватан­пәрвәр ясап булмый. Ә ант әйтеп тә, аны үтәмәсә, ни була? Мо­­ны кем дә булса күзәтәчәкме? Кәгазь­дә язылганны кем дә укып чыга ала. Иң мөһиме – күңел­дә­гесе аның. Без үскәндә, заманасы да, тәрбиясе дә икенче иде. Ант әй­түнең мәгънәсен, дәрәҗә­сен белдек. Хәзерге буын гому­мән үзгә. Мәктәптә әлеге мәсьә­ләгә карата игътибарны арттырсалар хә­ерлерәк. Ватанпәр­вәр­лек хисен кешегә тагып куеп кына булмый.    
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев