Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Анна Кузнецова Павел Астаховны алыштырырмы?

Россия Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вазифасына яңа кандидат Гомумроссия халык фронтының Пенза Башкарма комитеты башлыгы һәм Президент грантлары операторы Анна Кузнецова тәкъдим ителә. Павел Астахов 9 сентябрьдә отставкага китә дип сөйләделәр Президент администрациясендәге ике әңгәмәдәш, дип яза "РБК". Аны вазифасыннан азат итү турындагы карар июнь ахырында ук кабул ителгән иде, әмма ул вакытта аны 8 сентябрьгә кадәр ялга җибәрделәр, омбудсменның 50 яшьлек юбилее да шул көнгә туры килә. Әңгәмәдәшләр сүзләренчә, юбилейдан соң Астахов эштән китәргә тиеш, ә аның урынына шул вакытка яңа кеше табу планлаштырылган иде.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Бала хокуклары буенча вәкаләтленең эштән китүен берничә тапкыр раслады, әмма кичә комментарий бирүдән баш тартты. Омбудсменның матбугат хезмәте юбилейдан соң аның эштән китүе турындагы сорауга "барысы да штат режимында эшли һәм график ел ахырына кадәр планлаштырылган", дип җавап бирде.

Омбудсменга яңа алмашны озак сайладылар, нәтиҗәдә ике кандидатура - Гаилә хокукларын яклау ассоциациясе башлыгы Анна Кузнецова һәм "Волонтерлар ятим балаларга ярдәмгә" хәйрия фонды президенты Елена Ольшанская калды. РБК әңгәмәдәшләре сүзләренчә, мөгаен, беренчесе сайланыр.

Анна Кузнецовага 34 яшь. 2010 елда ул «Покров» гаиләләргә, аналарга һәм балаларга ярдәм итү фонды, ә 2015 елда - Гаиләләрне яклаучы оешмалар ассоциациясен ачкан.

Кузнецова хокук саклаучылар, Иҗимагый палата, Президент администрациясе белән яхшы элемтәдә дип сөйләделәр Кремльдә. Ул Гомумроссия халык фронты әгъзасы, Фронтның Пенза бүлеге Башкарма комитеты белән җитәкчелек итә. Язын ул Пенза өлкәсендә "Бердәм Россия" праймеризын отты һәм Дума сайлавында партиянең сайлау алды исемлегенә кертелде. Ул Пенза, Волгоград, Саратов һәм Тамбов өлкәләрен берләштерә торган территориаль төркемгә кертелгән. Кузнецова — алты бала анасы, пассионар шәхес, дип билгеләп үттеләр Кремльдә аның сайлануын. Икенче әңгәмәдәш аны бик белемле, тыйнак һәм акыллы дип белдерә. Социаль челтәрләрдәге профелендә Кузнецова сәяси карашы буенча монархистка, дине буенча православ икәнен яза. Аның ире поп булып эшли дип яза мәгълүмат чаралары. Пенза өлкәсендә ул "Тормыш - изге бүләк" программасы нигезендә абортларга каршы көрәш алып барган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев