Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Аңламассың бу көннәрне...

Кайчан җылытасын галимнәр дә белми. “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында 25 майдан соң тагын салкын көннәр килергә мөмкин дип белдерделәр.  Россиядә бу атна “Климат атналыгы” буларак игълан ителгән. Әлеге уңайдан Татарстанда Казан федераль университеты һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төрле чаралар уздырачак.   “Һава торышы турындагы мәгълү­мат һәркемгә кызыклы, – диде КФУның Экология һәм табигый байлыклардан фай­далану институты директоры Светлана Селивановская. – Халык кына тү­гел, без дә кайбер нәрсә­ләрне белеп бетерә алмыйбыз”. Климатның үзгәрүе аркасында соңгы елларда үсемлекләр дә башкача үсә башлаган. Авыру таратучы организмнар арткан. Хәзер төрле проектларга тотынганда, табигатьтә булган кайбер үзгәрешләрне дә истән чыгармаска кирәк, дип чаң суга белгечләр. – Быелгы җәй дә ике-өч атнага соңарып килә, – диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. – Га­дәттә, майгы чорда һаваның уртача температурасы 13 градус булса, быел исә май башында җылылык 7-8 градус кына. Синоптиклар, салкын көннәр артта калды, дип безне тынычландырырга ашыкмый. Майда тагын булачак әле. Табигать-анабыз алдагы берничә көндә бераз гына мәрхәмәтле булса (җылылык урыны белән 22 градуска кадәр җитәргә мөмкин, тик кайбер урыннарда 23-24 майда кырау көтелә), 25еннән соң кабат өскә җылырак киенергә мәҗбүр булачакбыз. Җәй ничек килерме? Галимнәр бу сорауга анык җавап бирә алмадылар. Бары Россия гидрометүзәк фаразларын китерделәр. Июнь аенда җылысы да, явым-төшеме дә уртача булачак икән. Июль ае җылы булырга мөмкин. Ә менә көннәрнең кайчан чынлап торып җылытасын, кырауларның кайсы көнне бетәсен әйтә алмадылар.
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев