Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Анкарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашты

Төркия Республикасы Президенты сараенда үткәрелгән очрашу башында алар бер-берсен җылы сәламләде. Рөстәм Миңнеханов Рәҗәп Тайип Эрдоганга очрашу мөмкинлеге бирелүе өчен рәхмәт әйтте. Шулай ук, Истанбулда 10 декабрьдә булган теракт уңаеннан, төрек халкына татарстанлылар исеменнән кайгы уртаклашу һәм теләктәшлек белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. “Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең хәзерге торышы турында Сезнең белән фикерләшү безнең өчен зур мәртәбә. Без Төркия белән һәм тугандаш төрек халкы белән мөнәсәбәтләребезнең югары дәрәҗәдә булуның кадерен беләбез. Россия-Төркия мөнәсәбәтләренең катлаулы чорына карамастан, ике дәүләт башлыгына вазгыятьне нормальләштерә алуы бик мөһим”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. “Россия Президенты Владимир Путин белән безнең очрашуыбыз кысаларында августта Санкт-Петербургтагы чараларда катнашкан идем. Октябрьдә Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи Татарстанда булды, ә узган атнада без Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырымны Россиягә сәфәре вакытында кабул иттек. Моннан биш ел элек Сезнең Татарстанга килүегезгә бәйле тарихи вакыйганы зур канәгатьлек белән искә алам”, – дип билгеләп үтте ул һәм Төркия Президентын Татарстанга чакырды. Рөстәм Миңнеханов Босфор аша өченче күпер (солтан Селим Явыз күпере) ачылу кебек мегапроектны тормышка ашыру, “Евразия” тоннелен төзүне (5,4 чакрым, аның 3,3 чакрымы – Босфор астыннан) төгәлләү, Истанбулда өченче аэропорт төзү кебек төрек халкының уңышларына соклану һәм куаныч белдерде. Татарстан Төркиянең оешкан сәнәгый зоналар булдыру тәҗрибәсен игътибар белән өйрәнә, дип билгеләп үтте ул. Бүген Төркия Татарстанның сәүдә-икътисад өлкәсендә һәм инвестицион хезмәттәшлектә әйдәп барган партнерларның берсе санала. Республикада Төркиянең 10 заводы уңышлы гына эшли. Чаллыда инвестор “Хаят” холдингы акчасына “Санрайз Сити” күп функцияле торак һәм сәүдә-офис комплексы төзелә (проектны “Компас инжиниринг” компаниясе тормышка ашыра). Тагын энергетика, машиналар төзү, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләре буенча уртак берничә проект карала. Татарстан төрек бизнесы алга таба да үз проектларын Татарстанда гамәлгә ашыруы белән кызыксына һәм моның өчен һәртөрле ярдәмгә әзер. Татарстан Президенты шулай ук Төркия лидерына татар җәмгыяте тормышына игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде. Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре һәм Сабан туе халык бәйрәме уздыру матур гадәткә әйләнде. “Тарихка һәм уртак гореф-гадәтләргә карата булган хөрмәт тугандаш халыкларны тагын да ныграк берләштерә. Безнең элемтәләребез һәм бөтен төрки дөнья тарихына җете битләрне Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал теркәп калдырды. Узган атнада Казанның “Стамбул” паркында Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым белән берлектә Садри Максудига һәйкәл ачтык”, – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев