Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Англия белгечләре Казанның соңгы еллардагы үсешен бәяләде

Англия белгечләре иҗади тормышның мөһим аспектларын, аерым алганда, шәһәр үсешенә булышкан ачыклык, раса, гендер һәм дини күптөрлелекне ачыклаган. Бу хакта calvertjournal.com инглиз онлайн-басмасы яза. 2009 елда Казан Россиянең өченче башкаласы итеп танылды. Шәһәр, һичшиксез, үзенең спортка ориентлашуы белән дан тота. Моның ачык мисалы булып су спорт төрләре буенча Дөнья Чемпионаты һәм Конфедерацияләр Кубогы-2017 кебек зур чаралар тора. Алар үткәреләсе булганга шәһәр инфраструктурасына күп уңай үзгәрешләр кертелгән. Бик күп рестораннар, кунакханәләр һәм парклар ачылган. Әмма Татарстандагы иң өметле иҗади проектлардан Иннополис санала. Ул - заманча итеп советлар фән шәһәрен (фәнни шәһәре) интерпретацияләү үрнәге. Иннополис Казаннан кырык минутлык машина юлы ераклыгында урнашкан һәм 150 000 кешегә исәпләнгән. Илнең иң яшь шәһәренә өч ел элек нигез салынган. Аны 2020 елга Россиядә эре технологик үзәге итеп күрәләр. Иннополис планын Сингапурның баш архитекторы Лю Тай Кера эшләгән. Хәзерге вакытта Иннополис үсеш стадиясендә.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев