"Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала" - Рабит Батулла

Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында татар халкын милләт буларак саклап калу өчен йолаларны популярлаштырырга кирәк дип санавын белдерде.

“Авылның тамырына балта чаптылар”

- Рабит абый, Президент дәүләт Думасына юлламасында авылларны саклап калырга кирәк дип әйтте. Сез ничек уйлыйсыз, авылны саклап калу юлы белән без татар халкын саклап кала алабызмы?

- Татар авылын бетерер өчен без 80 ел көрәштек. Безнең хөкүмәтнең сәясәте авылга битараф яки зыянлы була килде. “Земля - крестьянам” дигән шигарь күтәрделәр, байлардан җирне тартып алып ярлыларга бирделәр, нәтиҗәдә ярлылар да, байлар да фәкыйрь калды. Җирнең иң яхшы хуҗаларын кулак дип таптылар. Авылда яшәү кыенлашты. Бер хезмәт көненә 100 грамм арыш бирәләр иде. 365 көн эшкә чыксаң, бер ел хезмәткә 36 кг арыш тия. Ул вакытта татар гаиләсендә уртача 7 кеше булган.

Кол хәленә китереп җиткерделәр дә крестьянны, кеше авылдан кача башлады.

Без хәзер авылны саклау турында сөйлибез, ә бит аның тамырына балта чаптылар. Хрущев вакытында вак авылларны бетереп, болганчык, шәһәр тибындагы авыллар кордылар. Ә җыелган авыл ул гел конфликтта була. Ата улны, ана кызны белми, оятсызлык башланды. Эзлекле рәвештә бетерү сәясәтеннән соң авылны кайгырта башладык.

Бәлки, соң түгелдер әле.

Сталин вакытында мал асрау кыенлашты, кеше урларга тиеш булып чыга. Шуннан яхшы, акыллы кешеләр читкә чыгып китә башлады. Китә алмаган кешеләр генә калды, авыл зәгыйфьләнде. Әле һаман авыл тарткалашты. Бер төбәктә утызар мәктәпле авыллар бар иде, кайда алар хәзер? Без менә шулай бетердек авылны.

Әле безнең башкалар белән чагыштырганда шөкер. Әле татар авыллары яши, нәрсәгәдер өмет итеп яши.

Менә хәзер инвесторлар килде. Алар мал турында гына уйлый. Культурасы турында уйламый.

Башлангыч мәктәпкә дүрт-биш бала йөри икән, аны ябып куялар да, алар күрше авылга йөрергә тиеш. Кечкенә бала ничек йөрсен? Аның анасы да гел борчылып тора.

“Йола ул язылмаган канун”

Мин ”авыл культурасы”, “шәһәр культурасы” дип аерып карамас идем. Аның икесен аерып карарга кирәкми.

Татар телен саклау, динне саклау – ул бит культура. Без йолаларны беләбезме? Оныклары белән белер-белмәс русча сөйләшәләр. Иң беренче үзебездән тора. Хөкүмәтне дә гаепләмик әле без, Мәскәүне дә гаепләмик. Ниндидер кара көчләрне дә гаепләмик. Ә үзебез нәрсә кылабыз?

Авылдагы йолаларны саклыйбызмы? Туй йолаларын? Татар кухнясы фәкыйрьләнә бара. Милли ризыкларны әзерли беләбезме, балаларны өйрәтәбезме?

Иң беренче үзебездән, ата-анадан тора. Ата-ана саф телдә сөйләшә икән, йолаларны тота икән, бала саф телдә сөйләшәчәк, йолаларны тотачак.

Йола ул – язылмаган канун. Йола ул Конституциядән дә өстен. Мәсәлән, казахлар, кыргызлар, үзбәкләр, Кавказ халыклары йолаларны саклый. Без уртада утырабыз, әкренләп руслаша барабыз. Кавказ, Урта Азия мөселман халыкларында нинди йола булса, татарда да шул бар иде. Аларда йолалар 90 процент, бездә җиде, сигез, ун процент сакланган. Ә бу гаиләдән тора.

“Ай рәхәт!”

- Күп кенә кешеләрдән шуны ишетергә туры килә - гаиләдә татарча сөйләшәбез, әмма бала бакчага китә дә, рус теленә күченә дип әйтәләр.

- Хәйлә. Үзләрен аклар өчен хәйлә. Ояларында татар сөйләшмәгәннәренә хәйлә. Ике улым да рус мәктәбен бетерде. Аяз Гыйләҗевнең өч улы да рус мәктәбен бетерде. Нурихан Фәттахның ике баласы рус мәктәбен бетерде. Татарча уйлыйлар, татарча сөйләшәләр һәм татар халкына хезмәт итәләр. Менә бу исбат.

Без Себердә яшәдек, татар мәктәбе юк иде – ялган! Үз-үзеңне алдау, үз-үзеңне аклау. Грузин Япониядә яшәсә дә грузин булып тәрбияләнә. Ул лезгинкасын бии, хачапуриен пешерә. Японча белә, инглизчә белә, грузинча белә, Грузиягә кайткач, ак карга булып йөрми. Австралиядә немец яшәсә, ул инглиз булып кайтмый. Финляндиядә 1000 фин татары яши, алты тел беләләр. Ана теле, фин теле, швед теле, инглизчә, французча-испанча, төрекчә өйрәнәләр. Алты тел – башлары ярыламы балаларының?

Ә Татарстандагы татарлар татарча белми. Себердә тудым дип акланалар. Ай рәхәт! Татар мәктәбе булмады, шуңа күрә татарча белмибез, нигә безгә татар теле. Бу бит гөнаһлы сылтау.

“Хатын – финанс министры”

- Шушы әйбер булмасын өчен нишләргә кирәк?

- Гаилә - ул дәүләт. Минем гаиләм – дәүләт. Мин анда Президент. Хатын – финанс министры. Олы малай – полицейский, кече малай – халык. Бөтен әйбер халык башына төшә.

Минем өйдә гаилә теле – татар теле. Икенче тел – рус теле. Килгән кеше татарча аңламаса гына рус теленә күчәбез. Балалар урамда нәм-нәм телендә сөйләшсеннәр, әмма өйгә кергәч, дәүләт теле булырга тиеш. Бу - канун.

Олы улым кайтып кергән, “Мам, дай хлеба”, -ди. Мин эшләп утырам. Әнисе миңа кычкыра: “Әтисе кара әле, күрше Миша кергән бугай”. Мин әйтәм, Нурбәк бит, нигә русча сөйләшәсең, мин аңламыйм бит? Әй кыенсынды инде, әй уңайсызланды. “Әни, ипи бир әле”. Шуннан соң русча сөйләшмәде.

Мин рус телен кимсетмим. Мин татар телен күтәрәм. Урамга чыккач, русча сөйләшсен, немецча сөйләшсен, нәм-нәмчә сөйләшсен.

“Милләтне йолалар коткара ала”

Табын янында йолалар турында сөйләшергә кирәк. Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала.

Хатын кеше иренә, ире хатынына исеме белән эндәшергә тиеш булмаган. Табу. “Әтисе”, “атасы”, “Үзе кайткач килерсез”, “Адәмем кайткач килерсез”. Бу йоланың бер чаткасы. Минем хатынга беркайчан да Рузия дип әйткәнем юк. Әнисе, карчыгым. Аның да миңа исем белән әйткәнем юк – әтисе, атасы. Бу йоланың бер чаткысы.

Мәсәлән, мунча йоласы. Ул бит фәлсәфә. Мичкә ягуның да йоласы бар. Мичкә тыктың да, сүгенә-сүгенә шырпы төрттең түгел бит. Иң беренче мунчага кергәндә “эхем-эхем” дип керергә кирәк. Ни өчен? Син эхемләмичә керсәң, бәлки анда пәриләр мунча кереп яталардыр, пәриләрне күргәч, сине зәхмәт суга. Пәрине дә зәхмәт суга, ул да имгәнеп кала. Куркыту кебек. Ә хикмәт әдәплеккә өйрәтүдә. Бәлки, әнисе күрше хатынын дәшкән дә мин белми калганмындыр, ул юынып ятадыр? Кыен хәлгә куймас өчен эшләнә ул. Ул халык тәрбиясе. Эхем-эхем дип керсәң, ишетә дә “Кеше бар, әлү!” ди, кермисең.

Ул абзарга, печән кибәне янына барганда да шулай барырга кирәк. Эхем-эхем. Чөнки бәлки анда берәр кеше берәр нәрсә эшләп торадыр. Урманга кергәндә дә шулай. Бу - халык педагогикасы. Ул югалып бара, шуңа күрә моны радио-телевидение, мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерергә тиеш. Нәрсә ул йола икәнен мәктәпләрдә балаларга өйрәтергә кирәк. Укытучылар үзләре белми йолаларны.

Йотылмас өчен үз йолаңны белергә кирәк. Әгәр син йолаларда тәрбияләнгән булсаң, сине бер генә яман гадәт тә үзенә ала алмый. Син бирешмисең, чөнки синең горурлыгың арта. Мафия, наркомания җиңә алмый. Йола ул милләтнең тоткасы. Йолаларны кайтара башларга кирәк, ә безнең әле ул турыда уйлаганыбыз да юк.

Менә тырнакны кискәндә син җыеп барырга тиеш. Төшеп калса, шайтан ашыңа сала да, чирлисең. Шайтан да юк, черт та юк! Тәрбия бар. Аягыңны селкеп ашама, шайтан чакырасың, син ашаганны йотып утыра. Ул әле ач вакыт. Куркыта. Мин шайтанга ышанмадым, әмма колагыңа киртләп куясың.

Шәһәрдә дә йолалар белән милли рухта тәрбияләп була, мин шундый берничә гаиләне инде атадым.

Балаңның татарча белүе синең татар икәнеңне исбат итми. Оныгың татарча белсә, татар балаларын тәрбияләдем ди аласың.

“Бер беребезгә “му” да димибез”

- Шәһәрдә татар мәдәниятен ничек сакларга?

- Шул ук ысул. Ана теле, йола, хөкүмәтнең игътибары. Йола турында мастер класслар үткәрелергә, ул мәктәпләрдә өйрәтелергә тиеш.

Табында ничек? Кем килә тутыра, ә җыелып утыру юк. Җыелгач, олы кеше утыргач кына ашыйбыз. Олы бисмилла әйтеп, ягез җитешегез, дигәч ашыйбыз.

Ни өчен шәһәр балалары исәнләшмиләр? Бер подъездда яшиләр, беләләр, исәнләшмиләр. Культурасызлык. Бу культурасызлыкны безнең татарлар алды. Ә безне әби өйрәтә иде – олы кешегә сәлам бирегез, таныш булмаса да, әссәмәгаләйкүм, исәнме абый дип әйтергә кирәк.

Ә бит Көнбатыш илләрендә таныш булмасалар да исәнләшәләр. Гуд монинг! Сөйләшеп китәләр, сөйләшергә сылтау бу. Сәлам бирү зур культура. Бездә килеп керә лифтка биштәрен таккан 7-8 класс балалары, күзеңә карый, борылып баса да, “дыр-дыр-дыр” төшеп китә. Бу культурамы?

Авылда кыңгыраулар юк иде. Тимерчеләр капка келәләрен бер тавыш белән ясамаганнар. Әминә түтиләрнең бер төрле шылтырый, безнеке бер төрле. Әби токмач кискәндә – Әминәләргә кемнер килде. Әхмәтдиннәргә кемнәр килде икән улым кара әле. Бу шалтырау – тәртип. Капкага келәгә басу белән кисәтү – чит кеше керә. Ишеккә кергәндә ул аягындагы карны каккан була – сигнал: кеше керә. Чит кеше керә, ярамаган эшләрегезне куеп торыгыз, оятка калмагыз, мине дә оятка калдырмагыз.

Ә бездә бүгенге көндә исәнләшмиләр. Бозау да "му-у", ди. Ә без, адәм балалары, бер-беребезгә "му-у" да димибез. Менә сиңа шәһәр культурасы.

Җир эшкәртүнең дә культурасы бар иде. Уңыш булсын өчен дип, чәчкәндә җиргә йомырка салалар иде. Хәзер юк инде ул. Бөтен нәрсә тәме белән эшләнә. Авыл культурасын культурасызлык дип калдырдык та культурасызлыкка килеп эләктек. Профессорлар исәнләшми, аннан нинди йола көтәсең?

“Иң бетмәс милләтләр – йоланы саклаучылар”

Йолаларга өйрәтү массакүләм булырга тиеш. Мәктәп, массакүләм мәгълүмат чарасы – барысы шуның өчен эшләргә тиеш иде.

Заһидә Тинчурина ураза гаетләрендә бөтен туганнарда йөреп чыгып, хәер өләшә идек дип сөйли. Котлап, күчтәнәчләр тапшыра идек, ди. Кайткач, фәлән апаларга кердеңме дип сорыйлар. Оныткан булсаң, кире җибәрәләр. Килеп кергәч, тиз генә чыгып китеп булмый, мә күчтәнәч, дип. Әби әле чәен куя.

Өйгә кергәч, иң элек тезләнеп әбинең кулын алып үбәсең дә, башка тидереп аласы.

Бу йола бездә юк хәзер. Кырым татарларында, төрекләрдә сакланган. Менә кырым татары өенә кер – югыйсә туздырып бетерделәр кырым татарларын, милләт буларак ышкып, игәүләп бетерделәр - ләкин алар йоланы саклыйлар. Аларны мактарга кирәк. Мин килеп керәм икән, алар кем икәнемне белмиләр, әмма барысы аягүрә баса. Татар килеп кергәне күрәләр – мин алар кебек үк баш киеменнән. Бөтен балалар йөгереп килеп керәләр дә кулымны үбеп маңгайларына куялар. Әссәләмәгаләйкүм, ага кеше.

Кырым татарлары саклый. Оныткан йолаларны кырым татарларыннан , үзбәктән, әрмән-грузиннан өйрәнергә кирәк. Аларның йолалары уртак. Иң бетмәс милләтләр – йоланы саклаучылар. Кавказ йоланы саклый, Урта Азия йоланы саклый. Аларда шуңа күрә эчкечелек аз. Әрмәнстанда айныткычлар юк. Бердәнбер айныткыч булмаган ил ул – Әрмәнстан. Тәрбияме бу? Ә бездә айныткычка инде теркәлгән кешеләр бар.

Ат асрау йолалары бар. Эшлия, дирбия, ияре, тезгене, сагылдырык, аларның атамаларын кем белә. Кәгел нәрсә ул? Беркем белмим. Түшлек, аркалык, тәҗ. Киги нәрсә ул? Спицы ул.

Шуларны аңлаткан кечкенә китаплар чыгарырга кирәк. Алаша нәрсә? Елкы, кырыкмыш тай, айгыр, колын. Нәрсә ул елкы, нәрсә ул ат? Белмиләр. Без ат ите ашап килдек әле , ай тәмле булды, диләр. Димәк син татар түгел дим, татар ат ите ашамый. Ничек, ничек диләр.

Елкы ите ашый татар. Чабышкыда булган атны, сугыш атын ашамый татар, ул аны исән алып чыгучы. Елкыны ашый. Елкы ул җигелмәгән, ияр алмаган, айгыр алмаган, 4 яшькә кадәрге симертелгән бия. Ялын ашыйлар. А-а, ул ял! Кем әзерли белә аны хәзер?

"Татарлыгыңны исбат ит"

Без татар татар диләр. Мин әйтәм, татарлыгыңны нәрсә белән исбатлый аласың? Йолаларны белгәндә генә син татар икәнеңне исбатлый аласың. Читкә чыгып киттең, нинди мәдәниятне алып чыгасың син – рус мәдәниятенме, татар мәдәниятенме, катнаш мәдәниятнеме? Горурланып сөйләрлек тарихны бел. Биш-алты җөмлә белән үзеңнең кем икәнеңне аңлатып бир. Аның өчен башта запас, йөрәктә теләк, телдә итагать кирәк.

- Кайчан оешкан беренче татар дәүләте? Педагогия университеты студентлары янында булдым, татарның дәүләте оешканга 2225 ел икәнен белмиләр. Быел юбилей ел. Нигә аны бәйрәм итмиләр? Нигә аны уку йортлары күтәреп чыкмый? Куликов кырындагы сугышны бик зурайттылар бит. Ә бит ул ялган.

Безнең эрага кадәр 209 елда татар дәүләте оешкан, аның башлыгы Тумын, Төмән, Томан хан дип тә билгеле. Биографиясе билгеле. Батулла шыттыра, батулизм белән шөгыльләнә диярсез. Алыгыз да укыгыз, Эдуард Паркер дигән автор, Кытайда яшәп, документларын өйрәнеп татарлар турында язган. Китап 1923 елда русча чыккан. Мин аны татарчага тәрҗемә итәргә йөрим. “Татарларның меңъеллык тарихы”. Ник без өйрәнмибез? Ул вакытта әле төрек дигән исем дә булмый.

Кытайлар тәфсилле кеше – төргәк төргәк язулар сакланган татарлар турында. Бөтен нәрсә сакланган. Аны Тюркский каганат дип тә атыйлар, әмма ул вакытта каган сүзе булмый, ул җаният дип атала. Ул “Повелитель душ”, җания исә патша мәгънәсендә була. Җания – Тумын хан. Баласы Баһадур. Башка дәүләтләр аннары килеп чыга. Икенче-өченче каганат, Чыңгыз хан дәүләте, Болгар. Аннары 1920 елда Татарская АССР, аннары суверенлык яуладык. Дәүләтчелекләр күп булган татарның.

Шәхесләребез бар. Күтәрергә кирәк. Менә шуннан соң милли горурлык туа. Мәктәпләрдә сөйләргә кирәк. Башка халыкларны кимсетү бәрәбәренә түгел. Үзебезне күтәреп. Дөреслекне сөйләп.

Бакчалар, мәктәп, телевидение - бөтенесе бер тегермәнгә су коярга тиеш. Әле татар халкының көче җитәрлек. Мескенләнергә ярамый. Әлбәттә, моны ордым бәрдем итеп эшлисе түгел. Балта күтәреп чыгарга өндәмим. Ул дипломатия юлы белән эшләнергә тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: