Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ана теле, татар әдәбиятын укыту дәрәҗәсе Татарстанның үзендә дә авыр хәлдә

Бу хакта кичә Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алышу вакытында әдәбият галиме, профессор Хатыйп Миңнеголов белдерде. Казан федераль университетының, элекке Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетларын төрле елларда тәмамлаучылар Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә татар филологиясе хакында фикер алышты. Дискуссия "Татар филологиясе" Проектта татар теле белгечләре, мәктәп укытучылары, галимнәр, артистлар, дин әһелләре һәм журналистлар катнашты. Татар факультетларын төрле елларда тәмамлаган, хәзерге вакытта тормышыбызның төрле өлкәләрендә уңыш казанган шәхесләр татар филологиясенең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында дискуссия корды. “Безнең милли мәгариф юк икән, аның филологиясе дә юк дигән сүз, - диде Хатыйп Миңнеголов. – 1990 елларда Казан дәүләт университетына меңгә якын студент алып укыта идек. Моннан тыш, берничә кафедра бар иде. Педагогика институтында, Гуманитар институтларында милли кадрлар әзерләнде. Ә хәзер шулардан бер әдәбият каферасы калды. Анда да барлы-юклы ставкага нибары 9-10 кеше эшли.  Бу мөгалимнәргә фән белән шөгыльләнергә вакыт та калмый. Чаллы, Түбән Камадагы үзәкләребез дә мескен хәлдә. Әле беркөнне генә Әлмәткә барып кайттым. Безнең анда муниципаль институт бар иде. Татар филологиясе факультеты яхшы эшли иде, аны яптылар. Аннан күңелем елап кайтты. Югары уку йортлары ябыла икән, аларда милли культураны, телне, әдәбиятны өйрәнә торган үзәкләр ачарга кирәк түгелме икән?” Дискуссия "Татар филологиясе" Фикер алышуда катнашкан филологлар татар факультетларында белем алуына горурлануын белдерде. Тормышның төрле өлкәләрендә эшли алуларын дәлилләде. Татар факультетын милли тормыш мәктәбе дип атадылар. Дискуссия "Татар филологиясе" Исегезгә төшерәбез, дискуссияләр агымдагы елның март аенда ук башланып киткән иде. "Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар" һәм  "ХХI гасыр һәм Тукай", "Татар театры: югалту һәм табышлар" темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышлары җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ай саен уздырырга планлаштырылган дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү. Түгәрәк өстәлне алып баручы, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Сәгыйтова белдергәнчә, һәр дискуссиядән соң нәтиҗәләр, тәкъдимнәр ясала. Ул тәкъдимнәр хөкүмәт оешмаларына да җибәрелә. Дискуссия "Татар филологиясе" Кичәге сөйләшү Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург,  Мәскәү, Екатеринбург,  Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляцияләнде. Шулай ук “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы аша да туры эфир оештырылды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев