Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Америкада режиссер Булат Йосыповның "Бабич" дигән тарихи картинасы күрсәтелгән

АКШның Сан-Франциско шәһәрендә режиссер Булат Йосыповның «Бабич» дигән тарихи картинасын күрсәттеләр. Фильм башкорт поэзиясе классигы, иҗтимагый-сәяси эшлекле, беренче Башкорт Хөкүмәте әгъзаларыннан берсе Шәехзадә Бабичның тормыш һәм иҗат юлына багышланган, дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Әлеге картина Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә шәхси хәйрия акчаларын җәлеп итеп республика башлыгы грантына төшерелгән. Фильмда төп рольне М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әйдәп баручы артисты Илгиз Таһиров башкара.
Татар информ
Фото: bashinform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев