Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Америка татар ассоциациясенә — 90 ел

1927 елда Нью-Йорк шәһәрендә нигез салынган Америка татар ассоциациясенә быел 90 ел тулды. Шул уңайдан 2017 елның 4 ноябрендә тантаналы рәвештә әлеге истәлекле дата билгеләнеп узачак. Әлеге чара Нью-Йорк шәһәреннән ерак булмаган Лонг-Айленд утравының Грейт-нек төбәгендә үтәчәк. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты делегациясенең дә катнашуы көтелә.  
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев