Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Америка Кушма штатларында Ураза бәйрәме уздырганнар

Америка Кушма штатларында яшәүче милләттәшләребез, төрекләр белән бергә, балалар өчен Ураза бәйрәме уздырган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Мәдинә Әбсәлямова хәбәр итте. “Дини бәйрәмнәрне без төрекләр белән бергә үткәрәбез. Мисал өчен, Рамазан ае дәвамында төрекләр мәдәни үзәгенә ифтарга йөрдек. Бергә булгач, балалар өчен дә анда бик күңелле. Үзеңне зур бер гаилә итеп хис итәсең”, – ди Америкада яшәүче милләттәшебез. Аның сүзләренчә, Рамазан ае дәвамында балаларга әлеге изге ай хакында, уразаның нечкәлекләре һәм савабы турында мәгълүматлар бирелгән. Олырак балалар, өлкәннәр белән бергә, тәравих намазына да йөргән. “Балаларыбыз уразаны яратсын, якын күрсен өчен, әти-әниләр белән бергә махсус менюларга кадәр төзедек. Өйдә дә аларга ни өчен ураза тотуыбызны аңлаттык, аның файдасы хакында сөйләдек. Алар безнең бик акыллы, бөтенсен сеңдереп бара”, – ди Мәдинә Әбсәлямова. Балалар өчен Ураза бәйрәмен оештыручы билгеләп үткәнчә, кечкенә милләттәшләребез бу көнне бик зарыгып көткән, матур күлмәкләрен киеп, бәйрәмчә әзерләнеп барган. Әти-әниләр дә балаларына алдан ук бүләкләр әзерләп куйган. “Ураза гаете көнне йокы туймаса да, барыбыз бергә төрекләрнең мәдәни үзәгенә бәйрәм намазына йөгердек. Шунда бергәләп бәйрәм иттек. Аннан паркка пикникка бардык. Анда булучыларның барысы да тәмле ризыклар пешереп килгән иде. Гомумән алганда, 200ләп кеше җыелды. Гаетнең беренче иртәнге ашын шул рәвешле дуслар белән уздырдык. Балаларга исә уеннар, ярышлар оештырдык, арендага батут алдык. Төрекләр бүләкләр генә түгел, балаларга, символик рәвештә, акча да бирә. Безнең кызыбыз Язифә, мисал өчен, 30 доллар чамасы акча җыйды. Бу да нәниләр өчен бик күңелле”, – диде Мәдинә ханым “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына. Билгеле инде, без төрекләр белән генә түгел, милләттәшләребез белән дә ифтарлар уздырабыз, ди ул. “Америка Кушма Штатларында яшәсәк тә, дини бәйрәмнәребезне онытмыйча, милләтебезне, динебезне сакларга тырышабыз. Балаларыбыз да мөселман, татар икәнебезне белеп үсә. Кеше үз тамырларын белсен, онытмасын өчен бу иң мөһим фактор, минемчә”, – дип нәтиҗә ясады Мәдинә Әбсәлямова.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев