Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Алъяпкыч татар милли киеме түгел - эш киеме" - Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова “Татарларның милли костюмы: төрки һәм мөселман традицияләренең үзара бәйләнеше” дип аталган лекциясендә фольклор ансамбльләре киемнәрендәге кайбер ялгышларны күрсәтеп үтте. “Модельерлар традицион милли кием элементларын мәгънәсен аңламыйча гына кулланалар, символиканы өйрәнмиләр, бизәнү әйберләренең эволюциясен белмиләр, – ди ул. – Милли кием киенгән ансамбльләргә карасак, бөтенләй грамотасыз киенүне күрәбез. Әйтик, борынгы хәситәләр чылбыр рәвешендә булган һәм аның эчендә Коръән йөртелгән”. Лекция Гузел Валеевой-Сулеймановой "Национальный костюм татар" Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова милли костюмны боза торган шундый әйберләр күп булуын әйтеп, ике бик еш күзәтелә торган ялгышны күрсәтеп узды. Аның берсе күлмәк белән камзулның тәңгәл килмәве. “Сәхнә күлмәген бер, ә камзулын икенче төстә тегәләр. Ә бит алар бер тукымадан тегелгәннәр. Төрле тукамадан тегелгән очракта да, алар бер тонда булганнар. Камзулны бизәгәннәр генә”, – ди ул. Тагын бер шаккатыра торган әйбер – милли киемле кызларның бәйрәм күренешләрендә дә сәхнәгә алъяпкычтан чыгарулары.милли2 "Алъяпкыч – эш киеме. Революциядән соң эшче-крестьянны күрсәтә башлагач, алъяпкыч кидергәннәр. Ни өчендер ул бәйрәм киеменә дә әйләнеп китте. Хәзер татар костюмын алъяпкычлы итеп күз алдына китерәбез. Бу дөрес түгел”, – ди ул. Лекцияне Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекторие оештырган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев