Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтын Урданың 750 еллык юбилее уңаеннан Казанда халыкара конференция узачак

2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгы уңаеннан, Казанда халыкара конференция узачак, дип хәбәр итте уку йортының фәнни эшләр буенча проректоры, тарих фәннәре докторы Рафаэль Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә интервьюсында. Конференциягә Казахстаннан, Азәрбайҗаннан, Кыргызстаннан, Швеция, Норвегия һәм Италиядән тарихчылар, культурологлар чакырылган. Конференциягә әзерлек белән Казан Федераль институты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты шөгыльләнә. “Безгә бу тарихи мохитне күрсәтү генә түгел, Алтын Урда мәдәниятенең синкретик характерын күрсәтү дә мөһим. Ул төрле халыкларның мәдәниятен берләштергән һәм нәкъ менә шуңа күрә дә шундый югары дәрәҗәгә ирешкән”, - дип аңлатты Рафаэль Вәлиев. “Бу чара бик мөһим, чөнки Татарстан Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәгенә әверелде. Болгар шәһәренең чәчәк атуы да Алтын Урда чоры белән бәйле. 1240-1270 елларда биредә Алтын Урда үзәге булган”, - диде Рафаэль Вәлиев. Болгар шәһәрчегенең ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас объектлары исемлегенә кертелүе Алтын Урданың әһәмиятен тагын бер кат күрсәтә, ди галим. “Бөек Идел юлы Бөек Идел Болгары яшәгән чорда, ягъни X-XI гасырда иң зур үсешкә ирешкән, ә XIII-XIV гасырларда Алтын Урда заманында тагын да чәчәк аткан”. Алтын Урда (Җучи Олысы) – төньяк-көнчыгыш Евразиядәге монархия. Башкаласы – Сарай-Бату шәһәре. Төп халкы – төркиләр. 1269 елда Талас елгасы үзәнендәге корылтауда Менгу Тимер, Борак хан һәм Хайду ханнар Алтын Урданың бәйсез ханлык булуын таный. 1459 елда бәйсез дәүләт булып яшәүдән туктый. Бу хакта тулырак: tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев