Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтын Урда тарихына багышланган өр-яңа китап бысылып чыкты

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, Алтын Урда мирасын һәр халык үзенеке итеп күрсәтергә теләячәк, шул сәбәпле аның мирасына бәйле сәяси вазгыять булачак, татарлар моңа әзер булырга тиеш, дигән фикер җиткерде. Ул бу хакта I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр (краеведлар) корылтае кысаларында “Золотая орда в мировой истории” китабын тәкъдим итү кичәсендә белдерде. Искәртеп үтик, Алтын Урда тарихына татарлар карашы булган өр-яңа китап бысылып чыкты. Алтын Урда тарихы дөнья киңлегендә сурәтләнгән бу китапка татар галимнәре зур бәя бирде. Китап Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Оксфорд университеты белән берлектә әзерләнгән. Әлеге саллы монографиянең координаторы – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге. “Моңарчы Алтын Урда тарихы бер бик сәер кыяфәттә сакланып килде – ул Шәрык тарихында да юк, көнбатыш тарихына да кермәде, Алтын Урданы урыс тарихы аша гына бирделәр. Әмма без хәзер аякка басканнан соң бу мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә күтәрә башладык. Димәк, бу безнең дөнья тарихына керүебезнең бер юлы”, – диде тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков. Ул әле сиксәненче елларда Алтын Урда сүзенең куланылмавын, туксанынчы елларда да Алтын Урда буенча эшләүчеләрнең биш-алты кешедән артмавын белгеләп узды. Галим бүген Алтын Урдага караш үзгәреп, аңа карата башка төрки халыкларда да кызыксынуы артуын билгеләп узды. “Алтын Урда киң дәвердә яшәү сәбәпле аңа караш төрле халыкларда формалашачак. Мәсәлән, казахлар совет чорында аңа беркайчан дә бәйләнмәделәр, бөтен кыенлыгы безнең башка төште. Ә хәзер казахлар ул дәүләтне үзләренеке итәргә тырышалар. Башкортлар да тотыначак, дип уйлыйм. Чөнки кабилә системасы бездә дә булган, әмма начар сакланган, күрше халыклар кабилә аша Алтын Урдага керә башлаячак: “Алардагы кабилә бездә бар, димәк, безнеке", – диячәкләр. Алга таба Алтын Урда тирәсендә сәяси вазгыять булачак – без аңа әзер булырга тиешбез”, – диде ул. Ул бу мәсьәләдә төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең эше дә әһәмиятле булуын ассызыклады: “Алга таба Алтын Урданың этник һәм мәдәни мирасы өчен көрәш булачак – Без моңа әзер булырга тиеш. Бу төбәк тарихы белән эшләүчеләр өчен дә мөһим, чөнки күп кенә урыннарда региональ материаллар бар”, – диде галим. Татар әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Алтын Урда әдәбиятына тукталып: “Алтын Урда – бөек чор. Әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең бөек һәм, әйтер идем, фаҗигале чоры да. 1000 елдан артык төрки-татар әдәбияты бар. Бөек Кол Галие, Сәеф Сараи, Котб, Мөхәмәдьяры бар. Алтын Урда чоры, 14нче йөз – татар әдәбиятының көмеш чоры, 20нче йөз башы – аның алтын чоры. Аның традицияләре, изелүләргә дә язма истәлекләр, уку йортлары юк ителүгә дә карамастан, халык хәтерендә дәвам итә. Гаяз Исхакыйларда, Дәрдмәндләрдә, Тукайларда яңа шартларда үсеп китә. Алтын Урда кебек дәүләт тоткан халык без. Тарихны бозучыларга аңлатырга кирәк”, - дип ялкынлы чыгыш ясады галим. Ул тарихи шәхесләребезнең исемен ешрак кулланырга, алар исемен урамнарга бирергә кирәклеген искәртте. Кичәдә әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин, Илнур Миргалиев һәм башкалар чыгыш ясады. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханнарын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев китапның бер җитешсезлеге итеп аның бик аз тираж белән чыгуын билгеләп үтте. Әмма аны институт сайтына урнаштырылуын һәм анда укырга мөмкинлеген әйтте. Галимнәр сүзе Татарстанның Фольклор Дәүләт ансамбле, "Казан нуры" оркестры, Гөлзада Сафиуллина, Рафаэль Сәхәбиев, Алинә Шәрипҗанова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Филүс Каһиров чыгышлары белән үрелеп барды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев