Диләрә һәм Нурислам Каюмовларның гаилә корып яши башлауларына быел 50 ел тулган. Чирек гасыр дәвамында әлеге күркәм гаиләгә нинди генә сынаулар узарга туры килмәгәндер?... Табигате белән шаян, үткен, кирәк чакта сабыр да була алган Нурислам абый гомер иткән елларын сагынып искә ала. «Аллага шөкер, Диләрәмне бер күрүдә үк үз иттем. Әллә ничек башымны-күземне әйләндереп куйды ул минем. Хәзер дә аның сабырлыгына, теләсә нинди очракта да хатын-кыз сыйфатларын югалмавына сокланып яшим. Ике бала тәрбияләп үстердек. Гаиләнең ныклыгы балаларда дип саныйм. Ир белән хатынны нәкъ менә бала якыйнайта да инде», – ди Нурислам ага.
Гомер көзенә аяк басканда яшьлек еш искә төшә, диләр. Үткән гомер, кылган гамәлләр турында ешрак уйлана башлыйсың. Сәвилә апа һәм Равил абый – икесе дә авылдан. Равил ага Әлкидән булса, Сәвилә апа – Яшел Үзән районыннан. Аларны Казан кавыштырган. «Гомер иткәндә төрле чаклар булгандыр, яшермим. Әмма сүзгә килгән чакта да сәгатьләр буе ачуланышып йөрмәдек, шунда ук көлешеп дуслаша торган идек. Балаларны аякка бастырдык, хәзер менә оныкларны күзле-башлы итеп йөрибез. Яңа гына Әстерханда туйда булып кайттык, онык кияүгә чыкты. Аларга да гаилә тормышында түзем булыгыз, бер-берегезгә юл куегыз дип аңлатабыз инде. Теләсә нәрсәдән гаеп табып, зурга җибәрергә ярамый. Бер-береңне хөрмәт иткәндә генә 50 ел иңгә-иң яшәргә мөмкин. Бу – һәр гаиләнең шигаре булырга тиеш», – ди Сәвилә апа. «Казан» гаилә үзәгенә Латвиядә гомер итүче Гөлйөзем һәм Илдус Сабитовлар да килгән иде. Аларның гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулган. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлаган бу парга сокланмый мөмкин түгел.
Илдус ага – полковник дәрәҗәсенә ирешкән мөхтәрәм кеше. Гомер буе җаваплы вазифалар башкарган. Аның өйләнүе, гаилә корып җибәрүе дә кызыклы. Булачак хатынын ул 1956 елда яңа гына ачылган М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында очрата. Күзләреннән нур бөркелеп торган Гөлйөземен тәүге тапкыр күргәндә нинди кофта кигәненә кадәр хәтерли әле ул. - Ложада утырганда ук, партердагы кызларны күзәттем. Кызыл кофталы чибәр кызга күзем төште. Тәнәфес игълан ителгәч, фойедан шул кызны эзләп таптым. Прокурор булып эшләгәч, кызлар белән сөйләшергә батырлык җитә бит инде. Сүз каттым да танышып киттек, ә өч көннән мин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ул чагында Казанга ялга гына кайткан идем бит, миңа тизрәк өйләнәсе бар иде, – дип моннан алтмыш ел элек узган вакыйгаларны искә ала Илдус ага.
Гөлйөзем апа – затлы, үткен, чая, теләсә нинди кыен хәлдән дә чыгу юлы таба торган, максатчан ханым. Әнә шул сыйфатлары Илдус Сабитовка ошаган да инде. Өч көн генә таныш булган егеткә ияреп чит җиргә китәр өчен чыннан да кыз балага тәвәкәллек кирәк шул. Гөлйөзем апа Илдус абыйның ярдәмчел, укымышлы, сабыр, башкаларга һәрвакыт игътибарлы булуы өчен дә ярата. Алтмыш ел буе хәрби кешенең терәге булып яшәү җиңел булмагандыр, әмма Гөлйөзем апа сер бирми. «Алтмыш ел узганы сизелми дә калды. Яшь вакытта читен чаклар булды. Берәр елга командировкага чыгып китә торган иде. Бергә тормыш иткәндә безгә җиде шәһәрне алыштырырга туры килде. Калининград шәһәрендә торганда өч бүлмәле квартирабызда өч мич иде, алар утын белән генә ягылып җылытыла. Ике кечкенә баланы туңдырмыйча үстерергә кирәк, әле үзем эшкә дә барам. Һәрбер командировка юл алганда, сугышка озаткан кебек кала торган идем. Хәзер инде вакытларыбызны гел бергә уздырабыз, яшьлекне искә алабыз, туган-тумачалар белән аралашып күңелле яшибез», – дип куанычын җиткерде Гөлйөзем ханым. Бриллиант, алтын туйларын бәйрәм итүчеләр алдагы көннәрдә дә бирешергә уйламый. Томышның һәр мизгеленнән алар ямь-тәм табып яшәргә ашкына.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев