Милли мәдәниятләр фестивале – күргәзмәгә килүчеләрнең иң яратып йөри торган бүлеге, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мәскәү хөкүмәте булышлыгында оештыра.
Фестивальдә башкалада яшәүчеләр һәм аның кунаклары Россия халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша, милли ризыклардан авыз итә, уникаль сувенирлар сатып ала һәм башка күп нәрсәләр белән таныша алачак.
Татарстан делегациясе узган ел «Алтын көз – 2015» XVII Россия агросәнәгать күргәзмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге катнашып, зур уңышларга ирешеп кайткан иде.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев