Татар матбугаты
Алтмыш елдан соң табылган "эзләр"
Театр янә хәзерге заманда югала язган кыйммәтләрне барлауга алынган.
К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Яшерен эзләр” премьерасын карагач, әнә шундый фикергә киләсең. Режиссер Резеда Гарипова заман чиренә әйләнгән куркаклыкның нинди нәтиҗәгә китерүен күрсәтә. Шунысы да хикмәтле: әсәрдә төп геройлар – табиб һәм үз файдасына елгыр газета мөхәррире.
Резеда Гарипованың совет заманы әсәрләренә беренче генә алынуы түгел. Моңа кадәр “Өченче бүлмәдә эт яши” (Рөстәм Мингалим), “Чулпан” (Шәриф Хөсәенов) кебек спектакльләр куелган иде. Бу спектакльдә дә вакыйгалар алтмышынчы елларда бара. Ни өчен шушы вакыт һәм шушы әсәр соң? Резеда Гарипова ул чакта кешеләр намуслырак булган һәм мәхәббәтнең кадерен белгәннәр дип саный.
– Пьесага театр архивын барлаганда тап булдым. Аның читләренә режиссер Кәшифә Тумашева кайбер төзәтмәләр дә язып куйган булган. Алар аны алтмыш ел элек сәхнәләштергәннәр. Башта күз йөртеп чыгармын дип кенә уйлаган идем, мавыгып китүемне сизми дә калганмын. Кайбер җирләрен төзәткәндә, персонажларга азрак җан өргәндә, плакатлыктан арындырганда моны бит хәзер дә сәхнәләштергә була, дигән нәтиҗәгә килдем. Шагыйрә Луиза Янсуар белән без бу эшләрне башкарып та чыктык, – ди Резеда Гарипова.
Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов исә, аның герое кебек кешеләрне бүген бик сирәк очратасың, дигән фикердә:
– Дөресен әйткән – туганына ярамаган, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде. Минем персонажым да – дөрес кеше, шуңа күрә аны бик өнәп бетермиләр. Чөнки күп күрә, күп белә, кешеләргә, бигрәк тә түрәләргә шул сыйфатлары аркасында проблема китереп чыгара. Шунысы кызык: мондый кешеләр элегрәк күбрәк иде. Хәзер безне эшебез, тоткан урыныбыз, тынычлыгыбыз өчен курку басты, дөреслекне әйтү кимеде. Бу сыйфатны битарафлык дип атаучылар да табылыр, ләкин, миңа калса, бу – битарафлык битлеге артына качудыр, мөгаен.
Спектакльдә район табибы Сәгыйть Булатов (Ирек Хафизов) бер колхоз җитәкчесен тәныйтьләп мәкалә яза. Газета мөхәррире Борһан Хуҗин (Зөлфәт Закиров) исә, әлеге мәкаләдәге фактларны авторның үзенә каршы борып, җавап мәкаләсе яза. Чөнки колхоз рәисе Низамов (Ренат Шәмсетдинов) – аның үз кешесе. Вакыйгалар әнә шуннан куерып китә. Ахыр чиктә эшләр табибны районнан кудыруга кадәр барып җитә. Бүген мондый хәлләр кабатлана аламы? Мөхәррирне уйнаган Зөлфәт Закиров фикеренчә, бу хәлләр теләсә кайсы чорда һәм теләсә кайсы профессиядә кабатланырга мөмкин:
– Журналистиканы дүртенче хакимият дибез. Спектакльдә дә ачык чагыла ул, газетада басылган сүз язмышларны коткара да, батыра да ала. Минем персонажым фактларны үз файдасына аудара белә. Аның югарыдагыларга сүзе үтә, мәхәббәт өлкәсендә исә үзен судагы балыктай иркен хис итә. Аның аркасында бер кыз бала вафат та була... Әйе, бу – тискәре образ. Ләкин минем бурыч – шушы тискәре образны да яраттыру иде. Тормышта мондый мөхәррирләр булганмы? Юк, дип әйтеп булмый. Ахыр чиктә, бу бит – холык эше. Шундый ук сыйфатларга ия кеше башка вазыйфаны да били ала.
Әлеге әсәрне сәхнәләштерүнең тагын бер сәбәбе бар. Ул да булса – сәхнә әсәрләренә кытлык. Бу хакта Резеда Гарипова менә нәрсә ди:
– Хәй Вахитның бу әсәрне заказ буенча язганы сизелеп тора. Шул вакытның үзенчәлекләре, хәтта ки кызыллыгы ярылып ята иде. Ник дигәндә, уңай герой тәфсилләп бирелә. Ул һәрвакыт дөрес гамәлләр кыла, кайчак хәтта ни өчен аның болай эшләгәнлеге аңлашылып та җитми. Бер сүз белән әйткәндә, үтә яхшы кеше үтә начары белән бәрелешә. Ләкин әсәрне укый башлагач, аннан аерылып булмый. Теле дә бик матур, драматургиянең бөтен таләпләренә дә җавап бирә. Режиссерлар пьесаларга кытлыктан интегә, чын мәгънәсендә. Класcик әсәрләргә алынсаң да, әллә нинди четерекле хәлләргә тарырга мөмкин. Кызганыч, андый хәлдә дә калган булды. Театр авторлык хокуклары өчен түли алмаганлыктан, спектакльне репертуардан алырга туры килде.
“Яшерен эзләр” актерларның ихлас уеннары белән истә калды. Бу җәһәттән Татарстанның атказанган артистлары Илгизәр Хәсәновны, Ренат Шәмсетдиновны, Зөлфия Вәлиеваны атап үтик. Театрда яңа гына эшли башлаган Лилия Камалиева да гадилеге белән сөендерде. Спектакльнең исә эконом бюджетка корылганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Хәлне режиссерның каһарманлыгы һәм актерларның үз эшләренә бирелгәнлеге коткарды. Тамашачы үз итте аларны. Ләкин тамашачының да төрлесе була шул. Сәхнәдә спектакль барганда, бер көтү булып килеп керүчеләре дә, кыштыр-кыштыр кәнфит ашаучылары да... Бусы инде – җитәкчелекнең җитешсезлеге һәм аерым тема...
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев