Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтайдагы татар һәм башкортларның милли хәрәкәтенә 25 ел тула

Шул уңайдан, Новоалтайск каласында җәй көне Сабан туе уздырылачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Алтай краендагы милли хәрәкәт вәкиле, "Яшь йөрәкләр" клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, крайда быел барлыгы 3 урында Сабан туе уздыру планлаштырыла. "Быел Сабан туен Барнаулда гына түгел, Новоалтайск шәһәрендә һәм бары татарлар гына яши торган Беленькое авылында да үткәрергә телибез. Дөрес, кайбер төбәкләрдә дистәләгән Сабан туйлары уздырыла. Әмма бездә татар һәм башкортлар саны ул кадәр күп түгел. Гадәттә. Сабан туе бер урында гына үтә иде, шуның өчен бу безнең өчен зур алга китеш", - диде ул. Сүз уңаеннан, Беленькое авылы мәктәбе базасында милли мәдәни үзәк ачу да күздә тотыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев