Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтайда татар-башкорт мәдәнияте көне үткәреләчәк

11 ноябрь көнне Алтай краеның туган якны өйрәнү музеенда татар-башкорт мәдәнияте көне үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Алтай крае татарларының “Дулкын” мәдәни үзәге җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чарада катнашучыларга милли киемле курчаклар, татарларның заманча милли костюмы, хөрмә җимеше төшеннән эшләнгән дисбеләр, кулдан эшләнгән тартмачык (шкатулка), чигүле сөлге, әдәбият үрнәкләре, калфак һәм иң мөһиме - XIX гасырның икенче яртысында эшләнелгән Коръән китабы күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, өлкән буын вәкилләре милли ризыклар әзерләр дип планлаштырыла. Чара азагында кунаклар чәк-чәк, өчпочмак, өлеш кебек татар халык ашларын авыз итә алачак. Шулай ук кул эшләре һәм татар халык биюе буенча мастер-класс узар дип көтелә.

“Татар һәм башкорт мәдәнияте көне уңаеннан үткәрелгән чарага көллияттә белем алучы студентлар чакырулы. Чит илләрдән килеп, Барнаулда югары белем алучы студентлар да килер дип көтелә. 4-5 дистә кеше җыелыр дип планлаштырабыз”, - диде Артем Зиннәтуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев