Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтай татарлары татарлар тарихын өйрәнүгә багышланган курслар ачарга ниятли

Ул ноябрь аенда эшли башланыр дип көтелә. “Дулкын” татар милли үзәге җитәкчесче Артем Зиннәтуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, тарихны өйрәнү курслары хәзер гамәлдә булган татар теле курслары кысаларында, яисә аерым эшләячәк.

“Без быел беренче тапкыр этнографик экспедициягә чыктык һәм Беленькое татар авылында булдык. Анда бик кызыклы материаллар җыйдык. Шулай ук җирле һәм бик үзенчәлекле диалектка тап булдык. Алар Казан татарлары теле нигезендә, рус һәм казакъ телләрен татарчага яраклаштырып сөйләшә. Без хәзер бу үзенчәлекле җирле сөйләмне ничек саклау турында уйлыйбыз”, - диде Артем Зиннәтуллин.

Татарлар тарихы курслары кысаларында төрле фикер алышулар, дискуссияләр уздыру,татарлар хакында мифларны юкка чыгару күздә тотыла.

“Кешеләргә бу бик кызыклы. Аеруча да студентлар моның белән кызыксына. Татар һәм башкорт милләтеннән булмаган яшьләр дә шалтыратып, курсларга йөрергә теләкләрен белдерә”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев