Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтай өлкәсендә "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгеләре узачак

30 апрельдә Алтай өлкәсенең Барнаул шәһәрендә “Татар кызы” һәм “Татар егете” I төбәк гүзәллек һәм талантлар конкурсы узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Барнаул шәһәренең “Яшь йөрәкләр” татар яшьләре клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, әлеге чара татар телен пропагандалауның бер ысулы: “Без бу бәйгене беренче генә тапкыр оештырганга “Татар кызы” белән “Татар егете” бәйгеләрен бер юлы үткәрергә булдык. Аны оештыру бер яктан, безнең төбәктә татар яшьләре активына яңа йөзләр, яңа шәхесләр китерсә, икенче яктан туган телебезне пропагандалый. Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар күп килде. Без алар арасыннан 3 кызны һәм 3 егетне сайлап алдык. Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырачакбыз”, – диде Артем Зиннәтуллин. Артем Зиннәтуллин киләсе елга бәйгедә катнашучылар саны тагын да артыр дип өметләнә: “Быел финалга бары тик 6 кешене генә сайлап алдык. Тәҗрибә туплаганнан соң, киләсе елларга “Татар егете” һәм “Татар кызы” бәйгеләрен һәркайсын аерым оештырырга уйлыйбыз”, – ди ул. Финалда чыгыш ясаучы яшьләр үзләре белән таныштырып, татарча  чыгыш ясарга, викторинада катнашып, милли тарихны белү дәрәҗәсен, шулай ук җыр һәм бию сәләтен күрсәтергә тиеш. Иң төп шарт – матур милли киемнәрдә килү.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев