Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтай краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар карга боткасы уздырачак

Алтай краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар март аенда карга боткасы уздырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Яшь йөрәкләр" клубы җитәкчесе, Барнаул каласында татар-башкорт милли хәрәкәте әгъзасы Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. бар   "Мартта без язны каршы алу хөрмәтенә карга боткасы бәйрәме үткәрәчәкбез. Беренче тапкыр мондый чара 2015 елда оештырылды. Аңа кадәр карга боткасы хакында күпләр белү генә түгел, ишеткәне дә юк иде", - ди Артем Зиннәтуллин. Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре татарларны Нәүрүзне уздыруга ел саен җәлеп итә. "Минемчә, Нәүрүз бөтенләй үк татарлар бәйрәме түгел. Аны без билгеләп үтәбез, әмма безнең якта ул традициягә кермәгән. Аны күбрәк казахлар, таҗиклар уздыра", - диде милли хәрәкәт вәкиле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев