Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алтай краенда танылган композитор Сара Садыйковага багышланган татар-башкорт фестивале узачак

Бу якшәмбедә, ягъни 26 февраль көнне Барнаул каласындагы Алтай дәүләт көллиятендә тәүге тапкыр татар-башкорт фестивале уза. Беренче тапкыр үткәрелә торган фестивальдә “Дуслар” ансамбле һәм “Яшь йөрәкләр” клубы әгъзалары, Себер һәм Алтай крае шәһәрләрендә яшәүче татарлар чыгыш ясаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Яшь йөрәкләр” клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин хәбәр итте. Фестиваль кунаклары татарларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән танышып, милли ризыклардан авыз итеп, сувенирлар сатып алу мөмкинлегенә ия булачак. Чара танылган композитор Сара Садыйкованың юбилеена багышлана. Артем Зиннәтуллин сүзләренчә, чара Алтай крае губернаторы гранты ярдәмендә оештырыла. “Алтайда 7 меңләп татар, 500-600 башкорт исәпләнә. Безнең мәдәниятебез белән башка милләт вәкилләре бик кызыксына. Сабан туйлары, китапханәләрдә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында очрашулар уздыру, мәчетләрдә башка мөселманнар белән чаралар үткәрү нәтиҗәсен бирә. Алтайда 140-150 ләп милләт яши. Шулай булуга да карамастан, безне — татарларны диаспора буларак кабул итмиләр”, - диде А.Зиннәтуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев