Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алмаз Хәмзинның "Бармагыңнан үбәр идем" дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде

Татарстан китап нәшриятында юмор остасы, артист, композитор, язучы Алмаз Хәмзинның “Бармагыңнан үбәр идем” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. "Татар-информ” хәбәрчесенә әңгәмәсендә язучы фикерләре белән уртаклашты. Китапның тиражы – 2200 данә. Аны Татарстан китап нәшриятының кибетләрендә һәм нәшриятның tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин. Алмаз Хәмзин “Бармагыңнан үбәр идем” китабының ничек язылганы турында, чын сатирикны тәрбияләргә мөмкинме, юкмы, киләчәккә нәрсәләр иҗат итәчәге хакында сөйләп үтте. - Алмаз абый, “Бармагыңнан үбәр идем” китабы күпме вакыт эчендә язылды? - Мин башта бик каты уйлап йөрим бит, аннан соң бер-ике көндә утырам да, язам. - Реаль кешеләр турында язарга тырыштыгызмы? - Реаль образлар бар, әлбәттә. Гомерем буена юлдаш булып барган сюжет бу. Башымда сюжетлар бик күп, бигрәк тә таныш кешеләр белән булган вакыйгалар бар. Әсәрне бит сәнгати яктан барлыкка китерергә кирәк. Тормыштан ничек бар, шулай күчереп кенә алсаң, бик үтмидер ул. Шуңа күрә әсәр фантазия белән ныгытыла. Аннан соң ул синең бер балаң шикелле дә булып куя. - Үзегезне тәнкыйть иткән кешеләр белән нинди мөнәсәбәттә каласыз? - Минем дошманнарым юк. Тормышның матур якларын гына күрергә тырышасың, кире, начар тәэсир итә торган кешеләрдән, үзем сатирик, юморист булгач, ничектер җайлап кына котылам. Юмор да, сатира да тормыштан алына ул, әллә кайдан килеп чыкмый. Амплитуда барлыкка килә: шатлыгы да, кайгысы да була. Әсәремдә дә шундыйрак формада кайбер элементлар очрый. - Әгәр берәр кеше сатирик булырга уйласа, китабыгыз кулланма була аламы? - Бу китап сатирик булган кешегә генә кулланма була ала. Сатирикны тәрбияләп булмый, сатира Аллаһы Тәгаләдән бирелә торган әйбер. Ул әйберне ясап булмый. Сатирик инде әзер булырга тиеш. Әйтик, сәхнәгә чыгасың, сиңа залдан реплика бирәләр, син каушап төшәсең. Бөтен үзеңнең репертуарыңны онытасың, ык-мык килеп, кисәк борыласың да, кереп китәсең. Бу сатирик түгел инде. Чын сатирик – залдан нинди генә реплика булуга карамастан, аны көтә һәм аңа кызык итеп җавап бирә ала. Менә бу өлгергән сатирик була. Бездә сатириклар бик сирәк. Гомумән, сатира жанры татар эстрадасында да, татар әдәбиятында да бик таралмаган. Мәсәлән, Камил Кәримов сатира жанрында байтак кына иҗат итә. - Бу китап сезнең иҗатыгызга йомгак түгелме? - Юк, бу өйрәнчек кенә әле. Мин үзем тикшереп карыйм: әгәр дә кешегә уку өчен гади генә, җайлы гына язсам, минем укучыларым күпме булыр икән? Мин күп булырга тиеш дип уйламыйм да. Минем уйлавымча, бу әсәрне бик каты укырлар. Мин сынап карыйм. Минем моңа кадәр язылган әсәрләрем дә һәрберсе үзенең ролен үти. Әле башка төрле жанрларда да язып карарга исәбем бар. Сатира жанрына караган бер әсәрем инде язылганын көтеп тора: аның сюжеты да, персонажлары да бар. Вакыт табып, шуңа тотынасым бар. Аннан соң, мин 13 ел буена “Саз” ансамблендә җырлаган кеше. Ансамбльнең, катнашучылар-җырчыларның барлык составын беләм, безнең җәмгыятьтә нинди кичерешләр үткәргәнен, нинди бәлаләргә юлыкканын, нинди шатлыклары булганын һәм аны ничек кабул иткәннәрен, ни өчен бу ансамбль хәзерге көндә юк һәм була да алмый – әлегә шулар турында язасым бар. Мин иң әүвәл аның планын төзеп куям, фактларын барлыйм.
  • Алмаз Хәмзин — Юмор остасы, артист, пародист, язучы, җырчы, гармунчы, популяр җырлар авторы. Ул 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районының Ташлык авылында туган. Алмаз Хәмзин укып-ташлап өч институтны бетерә: Авыл хуҗалыгы институты, төзүчеләр институты, педагогика институты. Соңгысында музыка факультетын тәмамлау аңа берничә һөнәр үзләштерергә мөмкинчелек бирә: композитор, режиссер, редактор. Алмаз Хәмзин үзен төрле эшләрдә сынап карый: заводларда, төзелешләрдә, мәктәптә укыта, 13 ел буе Рәфкать Гомәров җитәкчелегендәге “Саз” ансамблендә эштән соңгы буш вакытларда җырлап йөри, филармониядә режиссер булып эшли. Юморескалар, пьесалар, җырлар авторы. Үзе язган күп җырларны ул, гадәттә, ничек башкарырга кирәклеген өйрәтеп бирә. Оста гына җырчылар тыңлап карыйлар да, аның кебек җырлый алмаганын аңлыйлар, шуңа күрә ул кайбер җырларны үзе башкара. Гаиләле. Өч баласы бар. Әтисенең таланты балаларга да күчкән дияргә була, мәсәлән, кызы Алия Хәмзина татар эстрадасында хәзерге көндә иң популяр җырчылардан берсе.
Татар информ
 

РЕДАКЦИЯДӘН: "Бармагыңнан үбәр идем" әсәре "Казан утлары" журналының №9(СЕНТЯБРЬ),2016 санында басылды. Бәянның сайтыбызда өзеген укырга мөмкин: http://kazanutlary.ru/?p=4102

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев