Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алман телендә язылган "Иң борычлы татар ризыклары" романы татар теленә тәрҗемә ителәчәк

Татар китап нәшрияты эмигрант Алина Бронскиның "Иң борычлы татар ризыклары" романын алман теленнән татар теленә тәрҗемәдә чыгарырга ниятли. Бу хакта нәшриятның  Facebookтагы битендә хәбәр ителә.

«Реальное время» газетасы хәбәр итүенчә, "Иң борычлы татар ризыклары" романында өч хатын-кыз язмышы сурәтләнгән. Вакыйгалар Урал тау сыртларында Брежнев торгынлыгы чорында бара. Гаилә башлыгы Розалинда үзенең татар тамырлары белән горурланып яши. Ул үзенең иренә кимсетеп, Калганов дип, карый, кызы Зөлфияне дә ямьсез һәм аңгыра ди.

Әмма көннәрдән-беркөнне “аңгыра” Зөлфиянең авырлы икәне билгеле булган. Тугыз айдан 134 нче санлы совет балалар тудыру йортында дөньяга килгән кызны Розалинда әбисе хөрмәтенә Әминат дип атый. Розалинданың тормышында ничек тә милли сыйфатларын күрсәтә килүе аның соры массадан аерылып торырга теләве белән аңлатылган. Брежнев торгынлыгы чорында нәрсә бар шуннан үзе уйлап әзерләгән ризыклар берничек тә татар кухнясы белән туры килә алмаган, билгеле. Әмма шулар белән ул үзенең алман киявенең игътибарын җәлеп итә алган һәм гаилә Германиягә киткән. Анда геройларның холыклары башка яктан ачыла башлаган.

"Иң борычлы татар ризыклары" романы тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен алган һәм Германиядәге төп әдәбият премиясе - лонг-лист Deutscher Buchpreis га лаек булган. Китап берничә Европа теленә, шул исәптән инглиз, поляк, латыш телләренә тәрҗемә ителгән. Рус теленә ул тәрҗемә ителмәгән. Романның татар телле варианты Россиядә алдан чыгарга мөмкин.

Хәзерге вакытта әлеге проект сөйләшүләр стадиясендә. Китапның татарча тәрҗемәдәге тиражын 1000 экземплярда чыгару планлаштырыла.

Романның авторы Алина Бронски 1978 елда Свердловск өлкәсендә туган. Әтисе – еврей, 90нчы елларда гаилә Германиягә эмиграцияләнгән. Алина Бронски — язучының псевдонимы. Аның дебют романы Scherbenpark («Парк осколков»), анда рус эмигрантларының Германиядәге тормышы сурәтләнгән. Роман сенсацияле һәм ул яшьләр һәм яшүсмерләр өчен әдәбият өлкәсендә Дәүләт премиясе номинанты булып танылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев