Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алмагачы чәчәк атты...

Татарстан гимнының авторы Рамазан ага Байтимеровның кызы Гөлшат ханым сөйли: “Әтием үләр алдыннан гына өй янында алмагач утырткан иде. Ул үсә алмады, корый башлады, әмма кисеп атарга беркемнең дә кулы күтәрелмәде. Һәм ни гаҗәп: 2012 елда алмагач чәчәк атты. Мин моны могҗизага юрадым”. Могҗиза чыннан да була: озакка киткән михнәтле шау-шулардан соң Татарстан гимны авторы итеп аның чын хуҗасын – Рамазан Байтимеровны тәгаенлиләр. Яшәү хакына Бу юлы Гөлшат ханым тагын зур сөенеч белән уртак­лашырга килгән: әтисенең моңа кадәр нәшер ителмәгән шигырьләре дә кергән “Яшәү хакына” дигән китап дөнья күргән. Шигырьләр урыс теленә дә тәрҗемә ителгән. Әйтергә кирәк, гимнга әве­релгән “Туган ягым” шигыре 1970 елда ТАССР төзелүнең 50 еллыгына багышланган патриотик шигырьләр конкурсында беренче урынны алган. Рамазан ага Байтимеров мон­дый бәйгеләрдә җиде тапкыр җиңү яулый. Гомумән, аның иҗаты беренче чиратта туган якны ярату хисләре белән сугарылган. Күрәсең, изге ай хөрмәтенә Рамазан исеме алган малай­ның матур табигать кочагында туып үсүе дә, балачактан әтисез калып, чит җирләрдә каңгы­рап йөрүе дә эзсез калмагандыр. – Әтием Башкорт­стан­ның Авыргазы районындагы Ис­мәгыйль авылында гаи­ләдә бишенче бала булып дөньяга килгән, – дип ха­ти­рәләрен барлады Гөл­шат ханым. – Бабам бик иртә бакыйлыкка күчкән, әбием алты бала белән калган. Хез­мәт сөеп, тәртипле булып үскән алар. Авылда башлангыч сыйныфлар гына булу сәбәпле, әтием күрше Ишле авылына йөреп укыган. Биг­рәк тә математика фәнен яраткан. Бик шук булган, шуңа да күп тапкыр почмакка бастырганнар үзен. Җи­денче сыйныфтан соң ул Үз­бәкстанга, апасы янына китеп бара. Кәттәкур­ганда яши, Сәмәркандка йөреп укый. Акча булмагач, вагон түбәсен “үз итә”. Аннан Ташкентта укытучылар курсын тәмамлый. Тик эшләргә генә өлгерә алмый кала, сугыш башлана. 1941 елның көзен­дә Кызыл Армия сафларына алынган егет Мәскәү янындагы укчылар полкына элә­гә, һава десантчылары курсларында укый. Парашют бе­лән бер йөз тапкыр си­ке­рергә туры килде бугай, дип сөйли торган иде. 1943тә ул 2 нче Балтыйк буе фронтында радиотелеграфистлар төр­кеме командиры була, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша. Күп тапкыр яралана, контузия­ләр ала. Туган якка 1945 ел­ның ноябрендә генә әйлә­неп кайта. Язмыш әтигә хә­ерхаһ­лырак булган: аның ике абыйсы сугыш кырында ятып кала. Әтием сугыш турында ачылып сөйләшергә яратмый иде. Күрәсең, җе­легенә үткән булгандыр. Фронттан кайтып, математика укытучысы булып эшли башлаган, гаилә корган Рамазан аганың беренче шигырьләре “Кызыл таң” газетасында дөнья күрә. Бер үк вакытта ул читтән торып Казан дәүләт университетында укый. 1958 елда нефтьчеләр шәһәре – Лениногорскига күченеп китә. Ул чын солдат иде – Әтием монда газета ре­дакциясендә, телеви­де­ние­дә эшләде, – дип дәвам итә Гөлшат ханым. – Тик сә­ла­мәт­леге какшап китте: 39 яшендә инфаркт булды. Хә­ленең нинди җитди икә­нен аңламыйча, болдырга тартырга чыккан. Соңыннан үзе үк: “Табиб мине күргәч, телсез калды. Бу авыруны караватка бәйләп куярга кирәк, дип әрләде”, – дип сөйли иде. Без бик тыйнак яшәдек. Әтием фотога төшерү белән кызыксынып китте. Авылларга барып, фотога тө­ше­реп, мәкаләләр язып кайта иде. Ә дүрт сутый бакчага ти­енгәч, бөтен барлыгын агачлар үс­терүгә багышлады. Бер­­ни­чә көн эчендә өй дә әмә­лләп куйды. Җиңү кө­нен­дә әтием митингка чыкмый, ә бакчага китеп, хати­рәләре белән яшәп ала иде. Бакчага хәтта кыш көне дә чаңгыда барып, алмагач төпләрен таптап кайтты. Якты дөньяны ташлап китүе дә чаңгы белән йөрергә чыккач, өченче инфаркттан соң булды. Әниемә кемдер: “Рамазан абый егылган”, – дип шалтыратты. Мин шунда ук барысын да аң­ладым. Әтием соңгы миз­гел­дә дә солдат булып калган, аягүрә баскан килеш егылып үлгән! Бу – 1989 ел иде. “Туган ягым” – Рөстәм Яхин бу җырга көйне 1970 елда язды. Аны профессиональ җырчылар җырлады. Еш кына теле­ви­дениедән яңгыраталар иде. Андый вакытларда әтием телевизорны бар кө­ченә кычкыртып куя, безгә сиздер­мәскә тырышып, горурлана иде. 1993 елда суверенлык яулаган Татарстанга гимн ки­рәк булды. Бәйгенең финалына ике җыр чыкты: Габдулла Тукай сүзләренә татар халык җыры “Тәфтиләү” һәм “Туган ягым”. Ул вакытта бездән дә бәхетле кеше булмагандыр! Тик... ни кызганыч, гимнны сүз­сез генә расладылар. Хәт­та әниемнең мөнәсәбәтен дә искә алмадылар. Югыйсә ул бу хакта Президентка хат та юллаган иде. Шулай итеп, сүзсез гимн 20 елга якын яшәде. Бервакыт шулай “Парламент сәга­те” тапшыруында Разил Вә­лиев: “Гимнга сүзләр барыбер кирәк”, – дигән тәкъ­дим белән чыкты. Мин шундук аңа хат яздым. Бу көйнең сүз­ләре әтиемнеке икәнен ис­кәрттем. Үзе белән дә күреш­тем. Әмма бу очрашу берни дә бирмәде. 2012 елда гимн­ның сүз­ләренә бәйге игълан иттеләр. Мин, бу бәйгедә катнашмауларын үтенеп, ша­гыйрьләргә мөрә­җәгать бе­лән чыктым. Шулай да анда 200гә якын кеше катнашты. Миңа исә шул вакытта Татарстан Язучылары берлеге рәи­се вазыйфаларын башкарган Илфак Ибраһи­мов акыл­лы киңәш бирде: “Син архивтан әтиеңнең шигырен эзләп тап та берәр шагыйрь­гә эшкәр­тергә бир”, – диде. Мин, тәр­типле кеше дип белгәнгә, Гәрәй Рәхимгә тукталдым. Ул үзе дә әтине яхшы белә иде. Бәхетемә, Гәрәй ага үтене­чемне кире какмады. Ә матбугатта әтиемне берен­челәрдән булып Туфан ага Миңнуллин яклап чыкты. Һәм аның сүзләре хак булды. Менә тагын язлар җитте. Шөкер, әтиемнең алмагачы кабат шау чәчәккә күмелергә әзерләнә... Ә мин кунакны озатканда, Рамазан ага нинди бә­хетле ата дигән уйлар белән калдым. Гөлшат ханым әйтеп кенә бетерми. Әгәр дә ул әтисенең иҗатын барламаса, янып йөрмәсә, яшерен-баты­рын түгел, гимнның сүзләре дә бик үзгәрергә мөмкин иде бит.
Фәния Әхмәтҗанова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев