Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Чаллыда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты башлана

Бүген Чаллы шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты башлана. Быел Татарстан көрәшчеләре хәтта төрекмәннәрнең «Гореш» төрендә дә бил алышырга җыена, дип яза “Идел” журналы.

Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты Татарстанда беренче тапкыр гына уздырылмый. Соңгы елларда Казанда да үтте ул. Әйтик, узган ел «Ак Барс» Көрәш сараенда татарча көрәш буенча бер үк вакытта оештырылды.

Беренче тапкыр исә Татарстан башкаласында дүртенче дөнья чемпионаты 2005 елда Казанның меңъеллыгына багышлап, «Баскет-холл»да үткән иде.

2005 елда Татарстан командасы аерым команда буларак чыгыш ясады һәм 4 алтын, 1 көмеш, 5 бронза медаль алып, командалар беренчелегендә Россия командасыннан гына калышып, өченче урынны яулады. Шулай ук ике стильдәге көрәштә тәүге һәм соңгы тапкыр абсолют батыр өчен дә көрәш узган иде. Абсолют батыр исеменә исә Чаллы көрәшчесе, легендар Айрат Гилаев лаек булды. Финалда ул Ринат Акбаев дигән көрәшчене аркасына салып, тәкәгә ия булган иде.

Айрат Гилаев быелгы дөнья чемпионатына да килер, мөгаен. Чөнки ярышлар Чаллының Боз сараенда уза. Дөрес, быел татарстанлылар аерым команда булып чыгыш ясамый. Биредә бары Россиянең ике командасы гына булачак. Рәсми мәгълүматлар буенча россиялеләр составында 38 спортчы бар. Шуның 12се — Татарстаннан. Аерым алганда, билбаулы көрәшнең ирекле стилендә Динар Кәримуллин белән Булат Мусин көрәшәчәк. Татарча көрәшкә якын булган классик төрдә исә Эмиль Җиһаншин, Ренас Кәлимуллин, Дамир Адиятуллин, билбаулы көрәш буенча Россиянең Атказанган спорт осталары Раил Нургалиев һәм Илдар Аббасов көрәшәчәк. Шулай ук кызлар да шактый: Алена Калугина, Екатерина Бусова, Замира Әхмәдова, Римма Садыйкова, Камилла Елисеева да дөнья чемпионы титулына дәгъва кылачак. Бүген дөнья чемпионатында ярышларны ачу тантанасы һәм ирекле стиль буенча бәйге уза. Иртәгә исә башта Гореш төре, аннан соң «классик»лар бил алышачак. Сүз уңаеннан, төрекмәннәрнең көрәшендә дә Татарстан спортчылары бар дигән сүзләр йөри. Аерым алганда, Чаллы көрәшчесе Эльдар Хәмитов белән Питрәч егете Фәрхәт Фәйзуллин шул төрдә бил алышырга җыена.

Билгеле булганча, дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары Владикавказда узган Россия чемпионатында башкарылган иде. Шуннан ил җыелмасына керәчәк көрәшчеләр Мәскәүдә җыеннар үткәреп кайтты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев