Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Аллаһы Тәгалә миңа сәнгать шатлыгы кичерергә насыйп итмәгән булса, кайсы юлны сайлар идем икән?" - Рәзилә Муллина

Татарстанның гаҗәеп гүзәл почмагына урнашкан Минзәлә – талантларга бай төбәк. Республикабызның мәдәни тормышында да алар алгы сафта. С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры үзе генә дә ни тора! Данлы юл узган коллектив быел 80 еллыгын бәйрәм итә. Ә әлеге театр сәхнәсенә 40 елга якын гомерен багышлаган, Татарстанның халык артисты, Дамир Сираҗиев һәм Сабир Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина 60 яшьлеген билгеләп узды. Рәзилә ханым каләм тибрәтә. Сәхнәдәш дуслары, театр тормышындагы гыйбрәтле вакыйгаларны кәгазь битенә төшерергә дә вакыт таба. Бәлкем, якын көннәрдә безгә  аның истәлекләр тупланган китабын да күрергә насыйп булыр...

Минзәләнең Татар Мөшеге авылында туып үскән кыз татар сәхнәсендә нинди генә образлар башкармаган. Якташларына, татар тамашачысына сәнгать шатлыгы өләшкән ханым бүгенге көндә театрның әйдәп баручы артистларыннан санала.

Театрда прима булу җиңелме? Беренчедән, бу сүзне ишетү миңа шундый рәхәт. Аны бөтен кешегә дә әйтмиләр. Прима булу өчен исемең җисемеңә туры килергә тиеш, дип уйлыйм. Һәрчак үрнәк-өлге рәвешендә йөреп, тотанаклы булып, сәхнә югарылыгында калу бик җиңелләрдән түгел.

Балачактагы бер мизгел. Миңа 8-9 яшьләр чамасы. Корбан чалган көн. Әткәйнең өч абзасы (дүртенчесе сугышта үлгән, болары – ветераннар) хатыннары белән җигүле атларда ишек алдына кереп тулалар. Әнкәй ягыннан әби-бабай, апа-җизниләр җыела. Безнең кендек әбисе түргә килеп утыра (әнкәй безне – биш баласының өчесен өйдә тапкан). Әбекәй (әткәйнең әнисе – чибәр Гайшә) аның янына чүмәшә. Бар да җыелгач, мөнәҗәт, бәетләр әйтү башлана. “Сак-Сок”ларны беренче алардан ишеттек. Без, балалар, изрәп, өлкәннәрне тыңлыйбыз. Иң ямьле, гамьсез чак. Кайтып киткәндә, кендек әбисе баштан сыйпап, безгә: “Әниегез сезне бик авыр тапты, хөрмәтләгез, рәнҗетмәгез...” – дип чыгып китә. Гомер буе бу сүз колак төбендә, күңел түрендә торды. Шөкер, әти-әнине бик хөрмәтләдек... Әткәй үлгәнгә 9 ел узды, ә әнкәй 2 ай элек кенә вафат булды.

Сәнгать мәгарәсенә илткән юлымда иң шатлыклы көнем. Театрда эшли башлагач, туган авылыма кайтып беренче тапкыр спектакль уйнаган көнемдер. Әткәй–әнкәй канәгать калдылар. Р.Хәмиднең “Язмышлар хәл ителгәндә” драмасында Ирада ролен уйнадым. Үз чорының тиңдәшсез режиссеры Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган әсәр.

Сынаулар адәм баласын көчле итә. Вакыт үткәч кенә аның сынау булганын аңлыйсың. 32 яшемдә сайлау алдында калдым – Рөстәмнең (ире артист Рөстәм Муллин – М.К.) ятим калган ике баласына әни булыргамы, яки башка юлдан китәргәме? Беренчесен сайлаганга мин үкенмим. Уртак улыбыз Булат туды. Ялгыз калган сәгатьләремдә укырга, хыялланып ятарга яратам. Кайберәүләр белән эчтән генә бәхәсләшеп, тарткалашып алган чакларым да булгалый. Артист өчен бу – иҗатның дәвам итүе, ул шундый өзлексез процесс. Сәхнәдәге образдан чыга алмыйча интеккән чаклар да булгалый. “Өч аршын җир” спекталендә  уйнап кергәннән соң авыр була иде. Шәмсегаян үлде бит инде. Ләкин эчке халәтем мине тыңламый. Шәмсегаян булып кала. Бик яраттым бу ролемне, бик. Хатын – кыз үрнәге, дияр идем аны. Бермәлне Минзәлә театрын Яр Чаллы шәһәренә күчерергә карар кылдылар. Юк, үзебезне кеше иткән, халыкка таныткан театрыбыздан китмәдек. Монда сәхнәнең һәр карышы, һәр почмагы газиз, монда иҗат газаплары, премьералар сөенече. Сәнгать әһрамы туган йортка тиң. Рәхмәт театрга! Юбилей якынлашкан саен уйланам. Их, күпме планлаштырып та тагын тормышка ашып өлгермәгән эшләр калды, дип гасабиланган минутлар да була... Соңгы елларда тормышка, сәнгатькә караш үзгәргәнен тоям. Халыкны телевизор бозды, аздырды, телсез һәм фикерсез итте. Тормыш кануннары җимерелә бара. Киенеп-ясанып театрга барганчы, күбесе, кырын ятып, көнбагыш чиртә-чиртә очсыз сериаллар, кәмит карый. Идеология бетте, тәүбәкәем, кыйбла үзгәрде, диимме соң... Күпмегә барыр?

Көндәлек үк булмаса да, үзем өчен кызыклы көннәрне, кирәк дип тапкан вакыйгаларны теркәп барам. Кыш... Түбән Кама. 1987 ел. Ф.Бәйрәмованың “Һәркемгә бер кояш” әсәре буенча куелган спектаклендә утрау кызы Энджи образын башкарам. Линар Садриев сәхнәләштергән әсәр. Декорация, костюм, туфлиләрне урлаганнар. Каенлык авылы халкыннан кием җыеп, спектакль уйнадык...

Кукмара гастрольләре. Төн буе Вятка Аланы тавында батып яттык. Кар көрәп көчкә вокзалга кайтып аудык. Төнге поезд белән Кукмарага юл алдык. Иртәнге дүрттә вокзалдагы кунакханәгә сәяси җырлар җырлап җәяү тәпиләдек, чөнки бүген – партиянең XXIVсъезды ачыласы көн. Февраль.  Бүген сәхнәдә бер артистыбыз егылып үлде. Аллам сакласын! Артистның үз вакытын белеп сәхнәдән китүе – мактаулы гамәл. Гөлшат Зәйнашева әйткәнчә: “Тәнкыйть тукмаклары да җитәрлек булды, мактаулар да. Күңел түрендәге “Сәхнәсез нишләрмен?” дигән курку тынгы бирми шул. Акыл һәм мәдәт бир, Ходаем. Туфан абый сүзе гел истә, югыйсә (якынча): “Нечкә биле, зифа гәүдә, озын муен.  Бүген менә сәхнәдә бер кибән тора. Юбилей, дип уздыралар картлык туен.” Аңлаган кешегә аңларлык та соң... Артистның  бәхете – режиссердан. Артистны ничек кирәк шулай әвәли торган режиссерлар гына аз. Хәзер яңача эшлиләр. Әсәрнең башкалар күреп бетермәгән хикмәтле ягын табып, уйга да килмәгән вакыйгалар китереп чыгарырга сәләтле режиссерларга һәрвакыт сокланам. Фаил Ибраһимов белән эшләгән еллар сагындыра. Яшь идек, дәрманлы идек, дәртле идек, алда олы бер гомер бар иде. Көчле спектакльләр туды: “Зәңгәр шәл”дә – Мәйсәрә, “Өч аршын җир”дә – Шәмсегаян, “Сүнмәс учагым”да – Марина, “Сөйгәнемнең туган көне”ндә – Тәнзиләләрне уйнадым. Дамир Сираҗиев белән эшләү зур мәктәп булды. Үзенчәлекле бунтарь режиссер иде. Режиссер булып туган сәнгатькәр иде ул. Аның  энергиясе бөтен сәхнәне тутыра, безгә күчә, репетиция ахырына тын да ала  алмый башлый идек. Ул да мине төп рольләрдә эшләтте. А.Дударевның “Упкын читендә”дә – Алина, Галинның “Сөрелгән фәрештәләр”ендә – Лоран күңелдә әкияти бер мизгел булып сызылып кына калды... Линар Садриев та укымышлы, тәрбияле иде. Репетиция  барышында кесәсендәге китабын алып: “Бу ситуациядә фәлән  режиссер болай эш иткән”, дип астына сызылган юлларны укып күрсәтә дә, эшен дәвам итә. Күп режиссерлар белән иҗат иттем, аларның һәркайсына рәхмәтлемен. Аллаһы Тәгалә миңа сәнгать шатлыгы кичерергә насыйп итмәгән булса, кайсы юлны сайлар идем икән? Барыбер, сәнгать өлкәсендер. Әйе, мәхәббәтемне, бәхетемне театрда таптым. Театр дигән бу дөньяның тылсымы, сихрилеге, эш барышындагы  бөтен авырлыкларны оныттыру сәләтенә ия шул. Җәйге ялдан чыгуга яңа әсәргә утырдык. К.Тинчуринның “Каракүз” музыкаль мелодрамасында Айтүрә (байның юан өлкән хатыны) ролен бирде миңа режиссерыбыз Рамил Фазлыев. Башка рольләрем дә бар, шөкер. Тел ачкычлары, сәламәтлек, фикер киңлекләре бирсен иде, Ходаем. Балаларыма, чыннан да әйбәт булырга тырыштым. Егерме дүртәр көнгә гастрольләргә үзләрен генә калдырып чыгып китәбез. Бер атна өйдә, аннан –тагын юлга. Аларны яратып алырга гына вакыт кала бит. Үзләрен үзләре карый кадерсез артист балалары. Елга 560 спектакль уйнаган театр бит без. Өч  бригада, 180-190 спектакль туры килә. “Балаларны рәнҗетсәң, риза-бәхил түгел”, – диде әнкәем. Шәхсән үзебез дә ата-ана үрнәгендә яшәргә тырыштык – 52 ел бергә гомер кичерделәр, үрнәк яклары күп булды. “Өйдәгене тышка чәчеп кеше көлдермәгез”, – диделәр. “Көне буе тарткалашып утырсаң да, сөешеп яшәсәң дә көн уза, кайсы яхшы – шунысын сайлыйсың”, – диде әнкәй. Без икенчесен сайладык. Аллага шөкер, һәр туган көнгә куанып яшәп яткан көнебез. Раббыбыз сөенечле иҗат мизгелләреннән генә аермасын иде!
 Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев