Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алкоголь контрабандасында шикләнелгән Андрей Бельянинов отставкага җибәрелде

Федераль таможня хезмәтенең отставкага җибәрелгән элеккеге башлыгы Андрей Бельянинов урынына Владимир Булавин билгеләнде. Шул хактагы карар РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган, дип хәбәр итә “Интерфакс”. Булавин пәнҗешәмбе көнне Россия Президенты Владимир Путин указы белән Төньяк-Көнбатыш федераль округта дәүләт башлыгының Тулы вәкаләтле вәкиле вазифасыннан азат ителгән иде. Бер елдан соң 60 яшен тутырачак Бельянинов, Федераль хезмәтне 2006 елның маенда җитәкләгән. Аңа кадәр ул тышкы разведкада эшләгән, “Рособоронэкспорт”ны, Оборона заказы буенча федераль хезмәтне җитәкләгән. 2016 елның гыйнварында Федераль таможня хезмәте Президент указы нигезендә Финанслар министрлыгы карамагына тапшырылды, аңынчы Хөкүмәткә турыдан-туры буйсына иде. Хезмәтнең Финанслар министрлыгы карамагына күчүе кадрлар үзгәреше һәм ведомствоның җитәкчесен алмаштыру турындагы имеш-мимешләр белән үрелеп барды. Сишәмбе көнне Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Владимир Маркин “Форум” холдингы генераль директоры Дмитрий Михальченкога карата кузгатылган алкоголь контрабандасы турындагы эшне тикшерү кысаларында тикшерүчеләрнең Бельянинов һәм аның урынбасарлары Руслан Давыдов һәм Андрей Струковта тентү үткәргәннәрен хәбәр итте. Моннан тыш, аның сүзләренчә, “Арсеналъ иминият компаниясе” ҖЧҖ президенты Сергей Лобановның яшәү һәм эшләү урынында да тентү узган. Ул “эшчәнлеге Федераль таможня хезмәте тыгыз бәйләнгән кимендә 15 фирманы гамәлгә куючы санала”. Тентү барышында Бельяниновтан гомум суммасы 60 миллион сумлык төрле валютадагы акча, зәркан эшләнмәләр алынган. Федераль таможня башлыгы аларны тупланган шәхси акчалар дип аңлаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев