Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алинә Заһитова Финляндиядә Гран-при этабында "алтын" яулады

Олимпия һәм Европа чемпионы Алинә Заһитова Финляндия башкаласы Хельсинкида фигуралы шуу буенча Гран-приның өченче этабында алтын медаль яулады. Россия фигуристы, кыска программада алга чыкканнан соң, ирекле программада беренче урынга лаек булды һәм гомуми санда 215,29 балл җыйды. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Россиянең фигуралы шуу осталарының тагын берсе - Светлана Константинова, 197,57 балл җыеп, икенче урынга чыкты. “Бронза”га япон кызы Каори Сакамото (197,42) лаек булды. Россиядән өченче фигурист Дарья Паненкова алтынчы урынга (161,48) чыкты. “ Газета.Ru” хәбәр итүенчә, Заһитова бозга беренче булып чыккан һәм шунда ук үзенең өстенлеген күрсәткән. Әмма ул үз чыгышыннан тулаем канәгать калмаган. “Татар-информ” Алинә Заһитова Сайтамеда Japan Open команда турнирында ирекле программада дөнья рекордын яңартты, дип хәбәр иткән иде.
Татар-информ
Фото: gazeta.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев