Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады

Бүген Алинә Заһитова 82,08 балл җыйды.

Татар-информ»). Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Алинә Заһитова 82,08 балл җыйды.

Икенче урында – япон Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.

Россиянең тагын бер спортчысы Евгения Медведева дүртенче (74,23), аның ватандашы һәм Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42).

Спортчы кызлар җомга көнне ирекле программа тәкъдим итәчәк.

 

Фото: kremlin.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев