Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булды!

16 яшьлек спортчы ике программа нәтиҗәләре буенча 237,50 балл җыйган.

Татар-информ»). Россия спортчысы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә узган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында алтын медальгә ия булды. 16 яшьлек спортчы ике программа нәтиҗәләре буенча 237,50 балл җыйган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Икенче урынны Казахстан спортчысы Элизабет Турсынбаева (224,76) алган, өченче - Россиянең 19 яшьлек спортчысы Евгения Медведева (223,80). Россиянең тагын бер фигуралы шуу остасы Софья Самодурова сигезенче урынны (208,58) алган. 16 яшьлек спортчының Сайтамадагы Дөнья беренчелегендә дебют чыгышы булды.

Алинә Заһитова хатын-кызлар арасында фигуралы шууда барлык титулларны да алды. Спортчы Дөнья чемпионаты алтын медаленнән тыш, 2018 елгы Олимпиада чемпионы, 2018 елгы Европа чемпионаты һәм 2017 елгы Гран-при финалы алтын медален алды.

Шулай ук Алинә Заһитова Олимпиададан соң сезонда Дөнья чемпионатында1985 елдан соң җиңгән беренче фигуралы шуу остасы булып тора. Соңгы тапкыр бу казанышка Германия спорчысы Катарина Витт ирешкән иде.

Россия спортчысы команда ярышларында 2018 елгы Уеннарның көмеш призеры. Узган ел ул шулай ук Хельсинки һәм Мәскәүдә Гран-при этапларында җиңде, турнир финалында Япония фигурачысы Рика Кихирага оттырып, көмеш медаль алды. Моннан тыш, россияле активында ике дөнья рекорды: ирекле программада (158,50) һәм баллар суммасы (238,43) буенча.

фото: youtube.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев